Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 13:
1986 елда Үзбәк аганы [[Радик Сибәгатов|Радик Гали улы Сибәгатов]] алыштырды. Радик Галиевичның БДУдагы хезмәт юлы 1970 елда башлана. Университетта эшләгән дәвердә татар теле синтаксисы буенча 7 дәреслек һәм монография яза. Ул бихисап укыту-методик басмалар авторы. Башкортстан һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Күп еллар дәвамында БДУның галимнәр советы әгъзасы булып торды.
 
1960-нчы елларда кафедрага Мәскәү дәүләт университетында гыйльми белем алган Зинфира Заһидуллина килә. Ул академик А.Н.Кононов, Н.К.Дмитриев, Э.В.Севортян кебек асыл галимнәрнең шәкерте. БДУда ул студентларга иске татар язмасы нигезләрен өйрәтте. Шушы ук чорларда кафедрага (бүгенге көндә Казан дәүләт гуманитар-педагогия университеты профессоры) [[Фәрит Хатыйпов|Ф.М. Хатыйпов]], күренекле язучы [[Вазыйх Исхаков|Вәзыйх Исхаков]], соңрак [[Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты|Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты]] хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты [[Камил Дәүләтшин|К.С. Дәүләтшин]], Казан дәүләт университетын тәмамлаган [[Сәгыйдулла Хафизов|С.Х. Хафизов]] эшкә чакырыла.
 
Озак еллар кафедра җитәкләгән [[Алмас Шәйхуллов]] татар филологиясе кафедрасын тәмамлагач, белем алуымны арытаба дәвам итә. 1972-75 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме аспирантурасында белем ала. 1978 елда – кандидатлык, соңрак докторлык диссертацияләрен яклый. Уфа, Тубыл, Казахстанда докторлык һәм кандидатлык яклау буенча гыйльми советларда әгъза булып торган.