«Әбрар Кәримуллин» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  5 ел элек
Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул [[1941 ел]]да [[Саба]] урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.
 
[[1943 ел]]ның [[7 гыйнвар]]ында ул [[Кызыл Армия]]гә чакырыла. Хәрби курсант училищесын тәмамлагач, миномет наводчигы сыйфатында фронтка җибәрелә. [[Курск дугасы]] дугасындагындагы сугышларда, [[Украина]]ны, [[Венгрия]]не, [[Чехословакия]]не, [[Румыния]]не азат итүдә катнаша. Аннары [[Ерак Көнчыгыш]]ка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. [[Монголия]], [[Кытай]]дагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет [[1947 ел]]да гына туган авылына кайта.
 
Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны [[Казан университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен аңа тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килә.
33 970

правок