Бөтендөнья пәрәвезе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
[[File:WWW logo by Robert Cailliau.svg|thumb|200px|Бөтендөнья Пәрәвезе эмблеммасы]]
 
'''Бөтендөнья пәрәвезе''' (ингл. ''World Wide Web'') – Интернетка тоташтырылган компьютерларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган гипертекстлы документлардан гиперсылтамалар ярдәмендә файдаланырга мөмкинлек бирә торган үзара бүленешле система. Ул шулай ук “Пәрәвез” (ингл. '''Web''' ''<nowiki/>''“пәрәвез”) дип тә атала һәм язуда WWW аббревиатурасы белән билгеләнә.
 
Бөтендөнья пәрәвезен йөзләрчә миллион сервертәшкил итә. Аның күпчелек ресурслары гипертекст технологияләренә нигезләнгән. Интернетта урнаштырылган гипертекстлы документларның һәркайсы веб бите дип атала. Уртак тема һәм дизайн аша берләштерелгән һәм шулай ук, гадәттә бер үк серверның виртуаль хәтерендә сакланып, бер-берсе белән үзара бәйләнештә торган сылтамалар ярдәмендә тоташтырылган веб битләре тупланмасы веб сәхифәләрен яки сайтларны барлыкка китерә. Веб битләрен ачу өчен махсус програмнар – браузерлар (ингл. ''browser'') кулланыла.
 
Бөтендөнья пәрәвезе мәгълүмат технологияләрендә һәм Интернет үсешендә чын инкыйлаби үзгәрешләр китереп чыгарды. Еш кына, Интернет дигәндә нәкъ менә шул бөтендөнья пәрәвезен күздә тоталар да инде, гәрчә бу төшенчәләрнең мәгънәсе һәм гамәли кулланылышы үзгә булса да.
 
==Шулай ук карагыз==