Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
194.186.249.2 кулланучысының (бәхәс) 2062575 үзгәртүеннән баш тарту Вандаллык
Юл номеры - 1:
[[Файл:IUPAC тамгасы.jpg|250px|thumb|right|<small>'''IUPAC''' рәсми '''логотиб'''ы</small>]]
#REDIRECT [[Саф һәм гамәли химия халыкара берлеге]]
'''Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге''' ({{lang-en|International Union of Pure and Applied Chemistry, IUPAC}}, {{lang-ru|Международный союз теоретической и прикладной химии, МСТПХ, ИЮПАК}}) — [[химия]] өлкәсендә [[1919 ел]]дан эшләп килүче [[халыкара оешма]]. Берлеккә катнашучы илләрнең милли оешмалары керә. [[Катлаулы матдәләр|Химик кушылмаларны]] исемләү өлкәсендә стандартларны уйлап табу һәм тарату белән шөгыльләнә. Халыкара фән буенча шура ({{lang-en|International Council for Science, ICSU}}) әгъзасы булып тора.
 
'''Штаб-фатир'''ы [[Цюрих]]та ([[Швейцария]]), IUPAC сәркатибаты Төньяк Каролина штатында ([[АКШ]]) урнашкан.
 
Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге '''президенты''' - Кацуюки Тацуми,<ref>[http://www.gazeta.ru/science/2013/04/24_a_5278261.shtml Газета.ру 24.03.2014]</ref> '''башкаручы директоры''' - Джон Д. Петерсен ([[2012 ел]]дан).
 
== Тарих ==
* [[1860 ел]]да Карлсруэда ([[Алмания]]) [[химия]]гә багышланган беренче халыкара очрашу уза.
* [[1892 ел]]да [[Женева]]да берничә очрашу уза.
* [[1911 ел]]да халыкара сәүдә һәм фәнни эзләнүләрнең уңышы өчен үлчәм, символ, атамалар бердәй булуның әһәмиятен аңлаган химик җәмгыятьләрнең әгъзалары [[Париж]]да җыелып, яңа берлек оештырырга һәм анда түбәндәге мәсьәләләрне карарга килешәләр:
* Органик һәм органик булмаган [[химия]] номенклатурасы.
* [[Атом массасы]]н стандартлаштыру
* [[Фундаменталь физик даимиләр|Физик константаларны]] стандартлаштыру.
* [[Гади матдәләр|Матдә]] үзлекләре җәдвәлен мөхәррирләү.
* Эш барышын күзәтүче комиссия оештыру.
* Басылган хезмәтләрнең форматын стандартлаштыру.
* [[1918 ел]]да [[Бөекбритания]] һәм [[Франция]] [[химия]] сәнәгате оешмалары президентлары '''IUPAC''' ка нигез сала.
 
== [[ССРБ]] IUPACта ==
[[ССРБ]] әлеге халыкара оешмага [[1931 ел]]да кабул ителә. IUPAC - ССРБ фәннәр академиясен әгъзалыкка кабул иткән беренче [[халыкара оешма]].
 
==== [[ССРБ]] вәкиле IUPAC президенты булган еллар ====
* [[1968]]-[[1969]] В.Н. Кондратьев, академик.
* [[1988]]-[[1989]] В.А. Коптюг, академик.
 
==== [[РФ]] вәкиле IUPAC президенты булган еллар ====
* [[1994]]-[[1995]] К.И. Замараев, академик.
* [[2014]]-[[2015]] Н.П. Тарасова, IUPAC вице-президенты.
* [[2016]]-[[2017]] Н.П. Тарасова, IUPAC президенты (''булачак'').
* [[2018]]-[[2019]] Н.П. Тарасова, IUPAC паст-президенты (''булачак'').<ref>47 нче IUPAC Генераль ассамблеясе ([[2013]], [[Стамбул]]) карары.</ref>
[[Татарстан]]нан берлек әгъзасы — [[Наил Зәбиров]], химия фәннәре докторы, «Плезир» компанияләр төркеме директорлар шурасы рәисе.
== Эшчәнлеге ==
IUPAC [[дәүләт]]ләрнең милли оешмалары берлеге булып тора. Төрле илләрдән 1 400 галим, берлектә комитет, подкомитет, эшче төркемнәргә берләшеп, фәнни эш белән шөгыльләнә, бәяләмәгә тәкъдим ителгән фәнни эшләрне карый, хуплый, раслый. Бер [[гасыр]]га якын вакыт эчендә берлек барлык [[дөнья]]да [[химия]] фәне өлкәсендә бәйләнешләрне булдыру һәм ныгыту өстендә эшли, [[химия]]гә караган [[фән]], сәнәгать һәм дәүләт оешмалары арасында уртак тел табуда ярдәм итә.
 
== Әдәбият ==
# Fennel R.W. IUPAC тарихы. 1919–1987. Blackwell Science, 1994. ISBN 0-86542-878-6.
# Frank Greenaway. IUPAC тарихы. Cambridge University Press, 2006. ISBN 9780521028103.
 
== Сылтамалар ==
* [http://www.iupac.org/ IUPAC рәсми сайты]
* [http://newsukraine.com.ua/news/297001-utverzhdeny-nazvaniya-treh-novyh-elementov-tablicy-mendeleeva/ IUPAC Менделеев таблицасында 3 яңа элемент исемен раслады]
* [http://nabiraem.ru/news/all/4986/ Химиклар стандартларны киредән караячак]
* [http://www.gazeta.ru/science/2013/04/24_a_5278261.shtml Кацуюки Тацуми белән әңгәмә]
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Фән]]
[[Төркем:Халыкара оешмалар]]
[[Төркем:Халыкара мөнәсәбәтләр]]