Антарктида: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 16:
 
Материк бөтенләе белән диярлек бозлык капламы белән капланган. Аның калынлыгы уртача 2000 м чамасы, ә көнчыгышта 3500 м га кадәр җитә. Материкның бозны да исәпкә алганда уртача биеклеге 2040 м.
Антарктида өслегенең өчтән бере чамасы океан өсте тигезлегеннән түбәнрәк урнашкан. Бозлык астында тау тезмәләре һәм массивлары бар. Көнбатыш Антарктида нык тармакланган. [[Антарктика ярымутравы]] һәм материкның көнбатыш кырые буйлап таулар төзелеп киткән. Монда материктагы иң биек тау массивы (5140 м) һәм иң тирән иңкүлек (-2555 м) урнашкан. Материкның кырыенда [[Росс диңгезе]] утрауларының берсендә хәрәкәт итүче [[Эребус вулканы]] бар.
Антарктиданың климаты бик кырыс – анда хәтта җәен дә тәүлеклек уртача җылылык – 30 с тан югары күтәрелми, ә кышын – 70 С тан да түбәнрәк була. Җирдәге иң түбән температураны (- 89,2 С) Антарктидадагы "Восток" станциясендә төркиләр.
Җәен Антарктида Кояш җылысын экваториаль өлкәләргә караганда да күбрәк ала, ләкин бу җылылыкның 90% ы кар һәм бозлар тарафыннан чагылып, кире кайтарыла. Җәй бик кыска була. Яр буенда җылылык 0 С ка кадәр күтәрелә.