Габдрахман Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31:
[[Новосибирски]]да алты айлык курслар тәмамлап, агитбригада җитәкчесе буларак, Себер авылларында концерт куеп йөри. Менә шунда татар халкының сөекле җырчысы һәм булачак композиторы [[Сара Садыйкова]] белән очрашу Габдрахманның арытабангы язмышын хәл итә. Бу урында Сара апаның кызы — балерина [[Әлфия Айдарская]] китабыннан бер өзек китерү урынлы булыр: {{цитата|автор=|Татар һәм башкорт сәхнәсенең танылган күп осталары иҗади тормышын [[Мәскәү дәүләт татар эшче театры]]нда башлый: [[Александр Ключарев]], [[Газиз Әлмөхәммәтов]], Габдрахман Хәбибуллин. Әнием Себер буйлап йөргәндә, үзе әйтмешли, “искиткеч куәтле һәм сутлы” бас табып кайта.}}
 
Шунда ук “үзебезнең Шаляпин” дип йөртелә башлаган Габдрахман Хәбибуллин Сара Садыйкова бригадасында бераз эшләгәч, Мәскәү татар театры труппасына кабул ителә һәм төп спектакльләргә кертелә. “Галиябану” драмасында Хәлилне уйный башлый. Оркестрның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры [[Александр Ключарев]] була.
 
Габдрахманның юлына Ходай кешелекле, ярдәмчел затларны чыгарып тора. Мәсәлән, [[Муса Җәлил]] белән очрашуы, озакка сузылган дуслыгы Томск егетенең иҗади шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый. 1932 елда Мәскәү дәүләт консерваториясендә башкорт студиясе ачылып, Мусаның киңәше буенча Габдрахман шунда укырга керә. Булачак герой-шагыйрь дустының укуын да, сәхнә эшчәнлеген дә игътибарыннан читтә калдырмый. 1934 елдагы бер концерттан соң “Коммунист” гәзитендә ул болай дип яза: {{цитата|автор=|“Тыңлаучылар яраткан җырчысының чыгуын көтә. Менә ул күренә. Һәрвакыттагыча алчак, кыю. Дәртле һәм эре адымнар белән ул сәхнә уртасына чыга. Гадәттәгечә, сизелер-сизелмәс кенә елмая. Ул арада залны аның куәтле тавышы яңгырата башлый... Ул патриотик җыр башкара. Ул җыр чираттагыларның берсе генә түгел. Аның җыры — йөрәктән чыккан ант шикелле”.}}
Габдрахман Хәбибуллин алдынгы студентлар исәбендә йөри.
 
Студиядә укулар тәмамлангач, тугыз яшь җырчы Уфага кайтып, [[Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрынатеатры]]на нигез салу эшенә тотына. Театр 1938 елның 14 декабрендә итальян композиторы Паизиеллоның “Тегермәнченең гүзәл кызы” спектакле белән ачыла. Габдрахман Хәбибуллин анда өстенә фрак, башына ак пудра сибелгән парик кигән азгын судья Кнолле образында тәүге тапкыр Уфа сәхнәсенә чыга. Арытаба [[Мәсәлим ВәлиевныңВәлиев]]ның “Сакмар”ындагы урта хәлле крестьян Серлебай партиясе дә тамашачыларга ошый. Менә шулай ул опера классикасы һәм милли опера дөньясына кереп чума. Шушы ике иҗади чыганак Хәбибуллинның арытабангы артистлык үсешен билгели дә инде.
 
Артистның осталыгы спектакльдән-спектакльгә үсә. Театрның беренче уңыштан рухланган яшь коллективы опера классикасының иң яхшы әсәрләре өстендә эшли башлый. “Су анасы”, “Риголетто”, “Евгений Онегин”, “Кармен” — болар кичәге консерватория студентының тәүге иҗат җимешләре.
 
Г. Хәбибуллин башкорт операларындагы барлык бас партияләрен беренче башкаручы була. [[Заһир ИсмәгыйлевныңИсмәгыйлев]]ның “Салават Юлаев”ындагы Юлай Азналин артистның иң уңышлы рольләренең берсе. Композитор аны Хәбибуллинның тавышын исәпкә алып язган.
 
1955 елда Мәскәүдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате декадасы зур уңыш белән үтә. Башкала тамашачысы Хәбибуллинны да җылы кабул итә. “Советская культура” гәзитенең 31 май санында басылып чыккан “Халык герое турында опера” дигән мәкаләдә аның турында болай язалар: “Салаватның әтисе Юлай образын башкорт опера сәхнәсенең күренекле остасы Г. Хәбибуллин иҗат иткән. Спектакльдә халык арасыннан чыккан кешенең патша Екатерина IIнең гаделлегенә ышанудан алып Пугачев восстаниесендә актив катнашуга кадәр үткән юлы ышандырырлык бирелгән”.