«Яман шеш» битенең юрамалары арасында аерма

47 байт убрано ,  6 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
 
Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә [[бәвел]] чыгару кыенлашса, онкологка күренергә кирәк.
 
==Илләр буйлап авырулар саны һәм үлем-китем статистикасы==
Үпкә рагы буенча — [[Италия]], [[Бөек Британия]], [[Алмания]], күкрәк яман шеше — [[Төньяк Америка]], [[Европа]] илләре, ашказаны — [[Америка]] (елына 1 миллион кеше үлә), [[Япония]], [[Русия]] (елына 45 мең кеше үлә), тире — [[Англия]], [[Тасмания]] утравы, бавыр — [[Кытай]], аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. [[Израиль]]дә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый.
 
Русиядә [[онкология]] өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. Русиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә.
 
==Симптомнары==
 
Ашказаны яман шеше авыруның мәкерлелеге шунда, аны алдагы ста­дия­ләрендә белеп булмый. Сәламәт кеше рагы дигән төшенчә бар. Шеш кечкенә һәм ашказаны эшчәнлеген бозмый икән, үзен клиник яктан сиздерми. Кеше авырмый, бернидән зарланмый, ә аның ашказанында яман шеш үсә бирә. Шуңа күрә ракның азган очраклары да арта. Бу безнең көчсезлектән түгел, начар да эшлә­мибез, авырулар да мәгъ­лүматлы, фәкать рак авыруы мәкерле. Шеш үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый — кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау бе­лән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара.<ref>[http://www.im-kazan.ru/news/248 “РАККА КАРШЫ КӨРӘШ БИШЕКТӘН БАШЛАНА”]</ref>
 
==Татарстанда==
[[2008 ел]]да республикада 11 578 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу көн саен 32 кешедә рак ачыкланган дигән сүз. [[2009 ел]]ның 1 гыйнварына республикада 58 869 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. [[2008 ел]]да 6 643 кеше рактан вафат булган. Уртача алганда, ел дәвамында һәр көн саен 18 авыру якты дөнья белән хушлашкан.
Татарстанда яман шеш авыруы кайсы органнарда күбрәк күзәтелгән? (2008 ел йомгаклары буенча, % ларда): юан эчәк – 11,5; үпкә – 11,5; күкрәкләр – 11,4; тире – 10,3; ашказаны – 9,5; җенес органнары – 8,3; лейкоз, ЛУ – 4,7; простатит – 4,6; сидек куыгы – 2,1; башкалар – 26,1.<ref>[http://www.im-kazan.ru/news/32 “Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”]</ref>
 
2014 елда онкология белән авыручыларның саны дүрт процентка артты, шуңа да карамастан уңай үзгәреш бар. Элек яман шеш авыруларын вакытында ачыклау 54 процент тәшкил итсә, хәзер ул 57 процентка җитте. Әлеге чир белән авыручы кешеләр озаграк яши башлады. 2014 нче елның азагына онкология белән учетта торучылар саны 85939 кеше исәпләнгән. Онкологиянең төрләренә килгәндә, беренче урында - тән тиресе рагы, икенче урында сөт бизләре рагы, өченче урында - калын эчәк.<ref>[http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-08-25/item/8702-respublikada-%D2%BB%D3%99rber-45nche-keshe-yaman-shesh-avyiruyinnan-integ%D3%99.html Республикада һәрбер 45нче кеше яман шеш белән авырый] </ref>
 
==Сәбәпләре һәм диагностика==
 
Бүгенге көндә алып барылган скрининг кебек колачлы тикшеренүләр дә чирне иртә ачыкларга һәм дәвалауның нәтиҗәлегенә ярдәм итә. Скрининг үтә дә кыйммәтле компонентларны үз эченә ала. Ул молекуляр-генетик дәрәҗәдә тестлар үткәрүне таләп итә. Аны куллана башлаганнан алып яман шешкә бәйле үлем очракларының кими башлавы күзәтелә. Бу бигрәк тә АКШ һәм Европа илләре мисалында ачык күренә. Скрининг программаларын эшләп, анда мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү Русия өчен дә үтә актуаль мәсьәлә.
 
==Илләр буйлап авырулар саны һәм үлем-китем статистикасы==
Үпкә рагы буенча — [[Италия]], [[Бөек Британия]], [[Алмания]], күкрәк яман шеше — [[Төньяк Америка]], [[Европа]] илләре, ашказаны — [[Америка]] (елына 1 миллион кеше үлә), [[Япония]], [[Русия]] (елына 45 мең кеше үлә), тире — [[Англия]], [[Тасмания]] утравы, бавыр — [[Кытай]], аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. [[Израиль]]дә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый.
 
Русиядә [[онкология]] өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. Русиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә.
==Татарстанда==
[[2008 ел]]да республикада 11 578 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу көн саен 32 кешедә рак ачыкланган дигән сүз. [[2009 ел]]ның 1 гыйнварына республикада 58 869 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. [[2008 ел]]да 6 643 кеше рактан вафат булган. Уртача алганда, ел дәвамында һәр көн саен 18 авыру якты дөнья белән хушлашкан.
Татарстанда яман шеш авыруы кайсы органнарда күбрәк күзәтелгән? (2008 ел йомгаклары буенча, % ларда): юан эчәк – 11,5; үпкә – 11,5; күкрәкләр – 11,4; тире – 10,3; ашказаны – 9,5; җенес органнары – 8,3; лейкоз, ЛУ – 4,7; простатит – 4,6; сидек куыгы – 2,1; башкалар – 26,1.<ref>[http://www.im-kazan.ru/news/32 “Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”]</ref>
 
2014 елда онкология белән авыручыларның саны дүрт процентка артты, шуңа да карамастан уңай үзгәреш бар. Элек яман шеш авыруларын вакытында ачыклау 54 процент тәшкил итсә, хәзер ул 57 процентка җитте. Әлеге чир белән авыручы кешеләр озаграк яши башлады. 2014 нче елның азагына онкология белән учетта торучылар саны 85939 кеше исәпләнгән. Онкологиянең төрләренә килгәндә, беренче урында - тән тиресе рагы, икенче урында сөт бизләре рагы, өченче урында - калын эчәк.<ref>[http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-08-25/item/8702-respublikada-%D2%BB%D3%99rber-45nche-keshe-yaman-shesh-avyiruyinnan-integ%D3%99.html Республикада һәрбер 45нче кеше яман шеш белән авырый] </ref>
 
 
== Искәрмәләр ==
 
[[Төркем:Онкология]]
 
 
{{Link FA|hu}}
{{Link FA|vi}}
{{Link GA|zh}}
33 970

правок