Лена Шакирҗанова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
NRG (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
Л. Шакирҗанова [[поэзия]] жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. [[1970 ел]]дан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “[[Казан утлары]]”, “[[Сөембикә (журнал)|Азат хатын”]] журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә [[1982 ел]]да “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.
 
«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г.Тукай премиясенә ия була.
 
 
 
==Шулай ук карагыз==