Тәүфикъ Әйди: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к added Category:Мәскәү өлкәсендә туганнар using HotCat |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Тәүфикъ Әйди''' (чын исеме '''Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев''') — [[татар]] [[язучы]]сы, прозаик, публицист. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган язучы, «Йөртә безне язмышлар», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар» һәм башка әсәрләр авторы.
Ул [[1941 ел]]ның [[1 май|1 маенда]] [[Мәскәү өлкәсе]]нең Шатура районы Туголеевский Бор бистәсендә туа.
Юл номеры - 28:
Бала һәм үсмер чагы Татарстанның [[Апас районы]] [[Түбән Балтай]] (1941—51; 1955—57), [[Олы Бакырчы]] (1954), [[Омск өлкәсе]]нең Азов районы Төк (1951—53) авылларында уза. Татарстанда — татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып, җиде класс белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр [[Алабуга]] китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, [[1962 ел]]да Казанга килеп, төзелештә — ташчы, милиция бүлегендә — бригадир, [[«Оргсинтез»]] берләшмәсендә—слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә — укытучы, Татарстан халык иҗат йортында — методист, газета-журнал редакцияләрендә — әдәби хезмәткәр һәм [[Татарстан Язучылар берлеге]] идарәсендә әдәби консультант булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1983—1985 елларда ул [[Мәскәү]]дә [[СССР язучылар берлеге]] каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. 1985-1997 елларда [[«Казан утлары» журналы]] редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997-1998 елларда [[«Татарстан» журналы]] баш мөхәрриренең урынбасары, 1998-2001 елларда «Аваз» исемле хосусый нәшриятның башкаручы директоры булып эшли.
Язучы [[2001 ел]]ның [[2 апрель|2 апрелендә]] [[Казан]]да вафат була. Кабере [[Әлдермеш]] авылы зиратында.
==Чыганак==
Строка 36 ⟶ 37 :
[[Төркем:Детектив язучылар]]
[[Төркем:Мәскәү өлкәсендә туганнар]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре]]
{{DEFAULTSORT:Әйделдинев, Тәүфикъ}}
|