Эквадор: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: юеш → дымлы using AWB
Юл номеры - 37:
== География ==
[[File:Ecuador Topography.png|border|left|frameless]]
Эквадор төньякта [[Колумбия]], көньякта вә көнчыгышта [[Перу]] белән чиктәш. Көнбатышта [[Тын океан]] сулары белән юыла. Эквадор территориясе табигать ягыннан 3 өлешкә бүленә: Ориенте (тауалды тигезлекләр), Сьерра ([[Анд таулары]]) һәм Коста, ягъни "яр буе" (Анд таулары итәге һәм [[Гуаяс]] үзәнендәге түбәнлекләр). Сүнгән (Чимборасо — Эквадорның иң биек ноктасы, 6262 м) һәм хәрәкәттәге (Котопахи һ.б.) янартаулар бар.
 
Файдалы казылмалар: [[нефть]], [[табигый газ]], алтын, [[көмеш]], [[күкерт]], ташкүмер, [[марганец]], [[бакыр]] һәм полиметалл рудалары. Климат Ориентеда экваториаль, Сьеррада тау-экваториаль, Костада субэкваториаль. Уртача айлык температура Китода (2800 м биеклектә) +13°С, көньякта +23°…+27°С. Еллык явым-төшемнәр саны 100 ммдан (көньякта) 6000 ммгача (Анд тауларының көнчыгыш битләүләрендә).
 
Эре елгалар: Гуаяс, Путумайо, Напо, Тигро. Территориясенең 75%ы урман (нигездә юешдымлы тропик урман). Урманнарда [[аю]], [[ягуар]], кыргый мәче, һ.б. сөт имезүче хайваннар яшиләр. [[Елан]], [[ташбака]], варан, диңгез игуанасы, тимсах (крокодил), кошлар күп. Туфраклары көлсу-кызыл, тау-болын һәм аллювиаль.
 
Галапагос, Котопахи, Сангай һәм башка милли парклар бар.
 
== Тарих ==
Эквадор территориясендә борынгыдан 16 гасыр башларына кадәр индей кабиләләре яшәгән. 15 гасыр азагында бу җирләрне [[инклар]] басып алган. [[1526 ел|1526 елда]]да Эквадор ярына испан конкистадорлары килеп җиттеләр. 1531—33 елларда [[Франсиско Писарро]] җитәкчелегендәге конкистадорлар экспедициясе Экавадор территориясен басып алды. [[1540-еллар|1540-елларда]]да җирле халык испаннарга каршы гыйсъян күтәргән. 1563—1739 елларда Эквадор ''Кито ауденциясе'' буларак Перу вицекыйраллыгы, 1739—1822 елларда Яңа Гранада вицекыйраллыгы составында. 
 
1822 елда бәйсезлек игълан ителгән. [[1830 ел|1830 елның]]ның майгача Кито вилаяте буларак [[Бөек Колумбия]] составында булган. 1830 елда мөстәкыйль дәүләткә әйләнгән.
 
[[1945 ел|1945 елдан]]дан [[БМО]] әгъзасы.
 
== Халык ==
Юл номеры - 56:
 
== Административ бүленеш ==
[[Файл:Ecuador_provincesEcuador provinces-numbers.svg|right|frameless]]
Эквадор 24 вилаятькә бүленгән. Алар, үз нәүбәтендә, 199 [[кантон|кантонга]]га бүленәләр.
# Асуай
# Боливар
Юл номеры - 84:
 
== Дәүләт корылышы ==
Эквадор — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе [[1998 ел|1998 елда]]да кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, у 4 еллык мөддәткә сайлана; икенче мөддәткә сайлану мөмкин. Канун чыгучы хакимиятне Милли конгресс (берпулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент һәм аның тарафыннан билгеләнә торган хөкүмәт гамәлгәа ашыра; президент хөкүмәт белән дә җитәчелек итә.{{Тәрҗемә|en|Ecuador}}
{{Көньяк Америка илләре}}