Полинезия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «200px|thumb|right|Полинезия өчпочмагы'''Полинезия''' — 1000 дан артык утраулардан гыйба…»
 
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Polynesia-triangle.png|200px|thumb|right|Полинезия өчпочмагы]]'''Полинезия''' — 1000 дан артык утраулардан гыйбарәт [[Океания]] субтөбәге. [[Тын океан]]ның үзәк өлешендә, 23°30’ т.к. — 28° к.к. ва 176° кч.о. — 109°20’ кб.о. арасында урнашкан.
 
Полинезия составында Тонга, [[Һавай утраулары|Һавай]], Тувалу, Феникс, Токелау утраулары, Кук архипелагы, Көнбатыш Самоа, Көнчыгыш Самоа, Лайн, Тубуаи, Маркиз утраулары, Пасха утравы, Җәмгыять утраулары, Туамоту утраулары һ.б. бар. Мәйданы 26 мең км² (Яңа Зеландияне исәпләмичә). Төньяк очы [[Һавай утраулары]], көньяк-көнбатыш очы [[Пасха утравы]] һәм көньяк-көнчыгыш очы [[Яңа Зеландия]] булган өчпочмакны хасил итә.
 
Утрауларның күпчелеге янартау атылуы нәтиҗәсендә пәйда булган, калганнары — мәрҗән утраулары. Янартау утрауларның рельефы таулы (иң биек ноктасы 4205 м, Һавай утравындагы Мауна-Кеа сүнгән янартавы), мәрҗән утрауларының җир өсте яссы һәм иңкү. Һавай, Самоа һәм Тонга утрауларында хәрәкәттәге [[янартау]]лар бар.