Эквадор: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
 
Көнбатышта Эквадор [[Төньяк океан]] белән юыла, төньякта [[Колумбия]] белән чиктәш, көнчыгышта һәм көньякта [[Перу]] белән чиктәш. Эквадор составына [[Галапагос утраулары]] керә.
 
== География ==
Эквадор төньякта [[Колумбия]], көньякта вә көнчыгышта [[Перу]] белән чиктәш. Көнбатышта [[Тын океан]] сулары белән юыла. Эквадор территориясе табигать ягыннан 3 өлешкә бүленә: Ориенте (тауалды тигезлекләр), Сьерра ([[Анд таулары]]) һәм Коста, ягъни "яр буе" (Анд таулары итәге һәм [[Гуаяс]] үзәнендәге түбәнлекләр). Сүнгән (Чимборасо — Эквадорның иң биек ноктасы, 6262 м) һәм хәрәкәттәге (Котопахи һ.б.) янартаулар бар.
 
Файдалы казылмалар: [[нефть]], [[табигый газ]], алтын, [[көмеш]], [[күкерт]], ташкүмер, [[марганец]], [[бакыр]] һәм полиметалл рудалары. Климат Ориентеда экваториаль, Сьеррада тау-экваториаль, Костада субэкваториаль. Уртача айлык температура Китода (2800 м биеклектә) 13°С, көньякта 23°…27°С. Еллык явым-төшемнәр саны 100 ммдан (көньякта) 6000 ммгача (Анд тауларының көнчыгыш битләүләрендә).
 
Эре елгалар: Гуаяс, Путумайо, Напо, Тигро. Территориясенең 75%ы урман (нигездә юеш тропик урман). Урманнарда [[аю]], [[ягуар]], кыргый мәче, һ.б. сөт имезүче хайваннар яшиләр. [[Елан]], [[ташбака]], варан, диңгез игуанасы, тимсах (крокодил), кошлар күп. Туфраклары көлсу-кызыл, тау-болын һәм аллювиаль.
 
Галапагос, Котопахи, Сангай һәм башка милли парклар бар.
 
== Дәүләт корылышы ==
Эквадор — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе [[1998 ел|1998 елда]] кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, у 4 еллык мөддәткә сайлана; икенче мөддәткә сайлану мөмкин түгел. Канун чыгучы хакимиятне Милли конгресс (берпулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент һәм анаңаның тарафыннан билгеләнә торган хөкүмәт гамәлгәа ашыра; президент хөкүмәт белән дә җитәчелек итә.{{Тәрҗемә|en|Ecuador}}
{{Көньяк Америка илләре}}