Краков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rartat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 71:
Польшаның халык саны буенча икенче шәһәре. Краков поляк милли үзаңында аеруча зур рольне уйный, чөнки монда 1038—1596 елларда Польша башкаласы урнашкан булган. Шәһәр тарихи һәйкәлләргә бай, тарихи үзәге [[ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы]] исемлегенә кертелгән. [[1364 ел]]да нигезләнгән Ягеллон универстеты илдә иң борынгы [[универститет]] булып тора.
== Тарих ==
Беренче тапкыр [[966 ел]]да телгә алынган. 1038 елдан Польша башкаласы булып киткән. [[1241 ел]]да шәһәргә монголлар бәреп керәләр һәм аны җимерәләр. [[1259 ел]]да монголлар шәһәрне кабат җимерәләр. Өченче һөҗүм 1287 елда булган, ләкин бу юлы монголлар шәһәрне ала алмаганнар. 1364 елда Казимир III Бөек тарафыннан ''Ягеллон университеты'' нигезләнгән. 15 һәм 16 гасырларны Краковның «алтын гасыры» булып санарга мөмкин — ул бай һәм һәм бөек [[Речь Погсполитая|дәүләтнең]] пайтәхете булган. [[1596 ел]]да, [[Люблин униясе]]ннән соң, дәүләт башкаласы [[Варшава]]га күчерелә, ләкин Краков Польша кыйралларның таҗ кию урыны булып калган. Швед ябырылулары һәм [[чума]] эпидемиясе нәтиҗәсендә шәһәр халкыхалкын нык кимегәнкиметкән һәм аның мөһимлеген төшергән.
 
[[1794 ел]]да Краковта Тадеуш Костюшко җитәкчелеге асытында кузгалыш башлап киткән. Польшаның өченче бүлүе нәтиҗәсендә шәһәр [[Австрия]] составына күчкән. 1809 елда [[Наполеон]] [[Варшава һерцоглыгы]]н булдырылган, аның составына Краков да кертелгән. 1815 елда, [[Вена конгрессы]] карары буенча, шәһәр формаль рәвештә бәйсезлек алган (''Ирекле Краков шәһәре''). [[1846 ел]]гы кузгалышны бастыруыннан соң шәһәр Австрия составына күчкән.
 
1918 елда [[Польша Җөмһүрияте (1918—1939)|Польша]] составына күчкән. Бөтендөнья сугышлары арасында Краков аның мәдәни һәм мәгърифи мәркәзе статусын тагы да ныгыткан. Технология һәм сәнгать академияләре барлыкка килгәннәр. Өстәвенә шәһәр яһүди мәдәнтенең һәм сионизм хәрәкәтенең үзәге булган. Польшага [[Өченче Рейх]] бәреп керүеннән соң, шәһәр Генерал-губернаторлыкның башкаласы итеп билгеләнгән.
 
Социалистик Польша дәверендә шәһәрнең сәнәгый әһәмиятлелеге арта, Нова-Хута металлурги комибианты төзелә.