«Википедия:Гомуми форум» битенең юрамалары арасында аерма

к
:: Соңгы 30 көн эчендә керүчеләр саны барлык Русия халыклары википедияләр өчен дә бер чама. 13-14 мең тирәсендә. Бу википедия җәмгыяте эчендәге кешеләрнең керүләренең исәбе димәк. Барлыгы 4222 мәкаләсе булган вепс википедиясендә мәкалә укучы күптер дип уйламыйм. Татар һәм башкорт википедияләре исә бераз артыграк, 22000 тирәсе. Димәк якынча 7000 тапкыр википедия кешеләреннән башкалар кергән димәк. Сез санаган 0.32 саны исә татар википедиясенә кертем ясаучыларның чагыштырмача күп булуыннан гыйбарәт. Шуңа күрә сез ясаган нәтиҗәне дөрес дип санамый. Киресенчә, беренче урында булган эрзә телендәге википедиядән татар телендәге википедия популяррак килеп чыга. Саный белергә генә кирәк моның өчен. -- [[Кулланучы:Marat Vildanov|Marat Vildanov]] ([[Кулланучы бәхәсе:Marat Vildanov|бәхәс]]) 7 апр 2015, 17:54 (UTC)
::: Берәр [[Сөйләшүчеләр саны буенча телләр исемлеге|телдә сөйләшә алучылар]], анарда укый/яза белүчеләр һәм [[Телләрнең Интернет челтәрендә кулланылышы|аны Интернетта кулланучылар]] саннары башкасыннан аерыла, вакыт узуы белән үзгәрә. Бу берәр Википедиясендәге катнашучылар һәм аны укучылар саннарына да тәэсир итә. Димәк Вики-проектның эчке хәлен аңлау өчен мәкаләләр, катнашучылар һәм укучылар саннары кебек абсолют күрсәткечләргә түгел, нисбәтләргә нигезләнеп эш итү дөресрәк дип уйлыйм. Проектларның зурлыгы/активлыгына карап, аларның төрле категорияләргә керүләре һәм оптималь күрсәткечләрнең төрле чикләр арасында булуын фаразларга мөмкин. -- [[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 8 апр 2015, 12:54 (UTC)
:::: «Горе от ума» дип шушы күренешне атыйлар икән. Әле аңладым. Гади телдә башкача аталса да. Минем әйтергә теләгәнем шушы: эрзә телендәге википедия популярлык буенча беренче урында тора сезнең. Чынлыкта ул сез керткән коэффициентлар дөреслеккә туры килми диюем. -- [[Кулланучы:Marat Vildanov|Marat Vildanov]] ([[Кулланучы бәхәсе:Marat Vildanov|бәхәс]]) 8 апр 2015, 15:14 (UTC)
6325

правок