Польша: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
E737 (бәхәс | кертем)
E737 (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 63:
 
=== Русия, Пруссия һәм Австрия составында ===
Берничә гасыр дәвамында Польша Аурупадагы иң кодрәтле дәүләтләрдән берсе булып торды. Әмма авыр сугышлар сәбәпле дәүләт {{comment|инкыйразга|регресска}} очрап, өч мәртәбә (1772, 1793, 1795 елларда) [[Пруссия]], [[Австрия]], [[Русия империясе|РоссияРусия]] арасында бүленгән. 1807 елда [[Наполеон Бонапарт|Наполеон І]] көчләре Пруссияне җиңеп, Франциягә бәйле Варшава һерцоглыкны төзде. 1814—15 елларда Вена конгрессында Польша янә бүленгән. Варшава һерцоглыгының зур өлеше ''Польша патшалыгына ''әйләндерелеп, Русиягә тапшырылган.
 
Пруссия Варшава һерцоглыгының бер өлешен алды, [[Силезия]] һәм Померанияне үзендә саклап калды. Австриягә (1867 елдан [[Австрия-Маҗарстан]]) [[Галиция]] бирелде. Краков җөмһүрияте төзелгән. Поляк халык азатлык өчен туктаусыз көтәшкән (1794 елда [[Тадеуш Костюшко|Т. Костюшко]] җитәкчелегендәге күтәрелеш, 1830—31, 1846, 1848, 1863—64 еллардагы күтәрелешләр).