Википедия:Гомуми форум: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 643:
Шул ук күрсәткечләр буенча хәзер [[Википедия:Русия халыклары телләрендәге Википедияләр]]не дә чагыштырырга була. -- [[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 7 апр 2015, 14:49 (UTC)
:Аналитик чагыштырма мәгълүмат Русия халыклары телләрендәге Википедияләр арасында Татар Википедиясенең үз халкы арасында шундый түбән популяр булуын күрсәтәчәген уйламаган идем дә... Хәлебез украиннарныкыннан гына яхшырак. Төркиләр арасында хәлләре төрекләрнең, үзбәк һәм азәрбайҗаннарның гына хәле мөшкелрәк. Социаль челтәрләрдә [[Википедия:Татар Википедиясе үсеш планы/Популярлаштыру|популярлаштыру]] эшчәнлегем керүчеләр санына тәэсир итсә дә, хәлне үзгәртү өчен бәлкем башка элементлар турында уйлашырга кирәклеге турында фикерләр туа башлый. -- [[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 7 апр 2015, 15:30 (UTC)
:: Соңгы 30 көн эчендә керүчеләр саны барлык Русия халыклары википедияләр өчен дә бер чама. 13-14 мең тирәсендә. Бу википедия җәмгыяте эчендәге кешеләрнең керүләренең исәбе димәк. Барлыгы 4222 мәкаләсе булган вепс википедиясендә мәкалә укучы күптер дип уйламыйм. Татар һәм башкорт википедияләре исә бераз артыграк, 22000 тирәсе. Димәк якынча 7000 тапкыр википедия кешеләреннән башкалар кергән димәк. Сез санаган 0.32 саны исә татар википедиясенә кертем ясаучыларның чагыштырмача күп булуыннан гыйбарәт. Шуңа күрә сез ясаган нәтиҗәне дөрес дип санамый. Киресенчә, беренче урында булган эрзә телендәге википедиядән татар телендәге википедия популяррак килеп чыга. Саный белергә генә кирәк моның өчен. -- [[Кулланучы:Marat Vildanov|Marat Vildanov]] ([[Кулланучы бәхәсе:Marat Vildanov|бәхәс]]) 7 апр 2015, 17:54 (UTC)