«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» битенең юрамалары арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
к (мәгълүмат өстәү)
к
{{бер үк фамилия|Камал}}
{{rq|stub|wikify}}
[[Рәсем:Камал театры.jpg|right|200px|thumb]]
{{Портал|Театр|Мәдәният|Җәмгыять}}
'''Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры''' ([[Рус теле{{lang-ru|рус.]] ''Татарский государственный академический театр имени Галиаскара Камала''}}) – [[Казан]]да урнашкан [[театр]].
 
== Тарих ==
[[1918 ел]] ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар [[Галиәсгар Камал]], [[Гаяз Исхакый]], [[Шәриф Камал]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Фәтхи Бурнаш]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Мольер]], [[Фридрих Шиллер]], [[Уильям Шекспир]], [[Николай Гоголь]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]], [[Александр Островский]] әсәрләрендә [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С.Гыйззәтуллина-Волжская]], [[Нури Сакаев|Н.Сакаев]], [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В.Мортазин-Иманский]], Г.Болгарская, Ф.Сәмитова, Б.Болгарский, [[Фатыйма Ильская|Ф.Ильская]], К.Шамил, [[Зәйни Солтан|З.Солтанов]], Н.Таҗдарова, Н.Арапова, Ә.Кулалаев, Г.Мангушев, Камал I, Камал II, С.Байкина, Ш.Шамильский, Ә.Синяева, [[Ситдыйк Айдаров|С.Айдаров]] кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н.Зимовой, А.Михайленко, А.Загорский, М.Громов һ.б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
 
[[1912 ел]]да С.Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» төркеменнән китеп, [[Уфа]]да [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] исемле – икенче татар театры труппасы оештыра. [[Оренбург]] шәһәрендә [[1915 ел]]да В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр – «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, [[1917 ел]]гы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.<br/>
 
[[1917 ел]]гы революциягә Г.Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары [[Русия]] күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә. <br/>
 
[[Гражданнар сугышы]] елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; [[Урта Азия]]дәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.
 
===Дәүләт театры===
[[1922 ел]]да асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте – артист, режиссер, драматург [[Кәрим Тинчурин|К.Тинчурин]] билгеләнә. [[1926 ел]]да театр Академия исеменә лаек була, ә [[1939 ел]]да Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә. <br/>
 
1920–1930[[1920]]–[[1930]] еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф.Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты – реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан [[Уильям Шекспир|У.Шекспир]] әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.<br/>
[[1923 ел]]да Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар [[Галия Булатова]], [[Галия Нигъмәтуллина]], [[Галия Кайбицкая]], [[Хәким Сәлимҗанов]] кебек яшь талантлар белән тулылана. [[1930 ел]]да театрыбыз Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. [[1928 ел]]да татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13нче йорт).
 
[[1923 ел]]да Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. [[1926]] елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар [[Галия Булатова]], [[Галия Нигъмәтуллина]], [[Галия Кайбицкая]], [[Хәким Сәлимҗанов]] кебек яшь талантлар белән тулылана. [[1930 ел]]да театрыбыз Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. [[1928 ел]]да татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13нче йорт).
 
== Бүләкләре ==
6325

правок