Тум өлкәсе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
== География ==
 
Томск өлкәсе Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгышында, Об елгасының урта агымынды урнашкан. Территориянең төп өлешен Көнбатыш Себер тигезлегенең яссы, көчле [[сазлык|сазланган]] җирләре алып тора. Фәкать өлкәнең көньяк-көнчыгышта  Кузнецк Алтавының (биеклек 211 метргача) төньяк тармаклар үтеп кергән.
Мәйданы 314,4 мең км².
 
Об елгасының киң үзәне өлкәне сазланган Васюган түбәнлеге булган сул ярга һәм бераз күтәерлгән уң ярга бүлә. Файдалы казылмалардан тимер мәгъдәне, нефть, газ, көрән күмер, төзелеш материаллары чыганаклары һ.б. нәрсәләр табылган. Торф, җир асты сулары һәм термаль минерал сулары запаслары күп.
 
Климат континенталь. Кыш кырыс һәм дәвамлы. Гыйнварның уртача температурасы -19°…-21°С. Җәй җылы һәм кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+18°С. Еллык явым 450—770 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 125 көнгә якын. Төп елгалар — [[Об]] һәм аның кушылдыклары ([[Том елгасы|Том]], [[Чулым]], Кеть, Тым, Чая, Парабел, Васюган). Күлләр күп.
 
Томск өлкәсе урта һәм көньяк тайга һәм өлешчә аралаш урманнар зонасыда урнашкан.
 
Туфраклар — кәсле-көлсу һәм торф-сазлык, көньяк-көнчыгышында — соры урман туфраклары. Урманнар (себер эрбете, акчыршы, [[чыршы]], каен, [[усак]]) өлкә территориясенең 63% ны алып тора. Бүре, [[селәүсен]], төлке, төньяк боланы, [[поши]], кыр кәҗәсе, [[борындык]], тиен, кеш, ондатр яши.
 
== Халык ==