Олы Урда: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Үкә → Ука using AWB
Юл номеры - 27:
Бу ханнар арасындагы көрәш Кече Мөхәммәтнең җиңүе белән төгәлләнә һәм ул Олы Урдага нигез салучы булып санала.
==Территориясе==
Бу - [[Идел]] белән [[Дон]] арасындагы киң далаларны биләгән бик зур күчмәләр дәүләте. Аның ханнарының резиденциясе, бигрәк тә җәен, [[Азак |Азак шәһәре]]нә урнашкан була.
 
Шушы шәһәрдә [[1452 ел]]га кадәр яшәгән [[Итальяннар|итальян]] [[Иосифат Барбаро]] нигездә Олы Урда татарлары турында язып калдырган.
Юл номеры - 44:
 
==Әхмәт хан чоры==
Дәүләт Кече Мөхәммәтнең улы һәм [[Әстерхан ханлыгы]]на нигез салган Мәхмүтнең энесе [[Әхмәт хан|Әхмәт]] идарә иткән елларда (1459-1480) үз куәтен шактый ныгыта. 100 меңле гаскәре булган Әхмәт хан татарларның [[Мәскәү |Мәскәү]] өстеннән элеккеге хакимиятен яңадан торгызырга омтылып карый: [[1476 ел]]да [[Иван III]]гә ел саен җыела торган салымны түләүне таләп итеп хат җибәрә, ләкин олы кенәз, шуңарчы ике ел элек үзен ханның вассалы итеп таныган һәм салым түләргә вәгъдә биргән булса да, моңардан баш тарта. [[1480 ел]]да ике якның да гаскәре [[ҮкәУка]]неңның кушылдыгы [[Угра]] елгасы буенда очраша. Татарларның атлы гаскәре, елганы кичкәндә уңышсызлыкка очрап, кире далага чигенә. [[Мәскәү]] рәсми рәвештә [[татар]] йогынтысыннан чыга.
 
Олы Урда [[1502 ел]]га кадәр, [[Миңлегәрәй хан]] аның көнбатыш җирләре белән бергә төп халкын [[Кырым ханлыгы|Кырым]]га кушканчы яши. Олы Урда татарларының калган өлеше [[Әстерхан ханлыгы]] һәм [[Нугай Урдасы]] халыкларына кушыла.
== Чыганаклар ==
*[http://tatarca-text.narod.ru/tat_tari.html#6bulek Олы Урда.]
 
[[Төркем:Тарихи дәүләтләр]]
[[Төркем:Татар дәүләтләре]]