Канада: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 50:
''Канада'' сүзе [[XVI гасыр]]да хәзерге [[Квебек]] территориясендә яшәгән лаврентиан ирокезларының үле [[лаврентиан теле]]ннән тәрҗемә иткәндә ''авыл'' сүзен аңлата.
 
== География ==
== Географик урнашу ==
Канада территориясенең көнбатыш өлеше таулы, көнчыгыш өлеше тигезлек, төньяк һәм өлешчә төньяк-көнчыгыш ярлары — түбәнлек, көнчыгыш ярлары текә, көнбатышта ярлары исә бик биек. [[Кыйтга (география)|Кыйтганың]] урта өлеше һәм [[Канада Арктика архипелагы|Канада Арктика архипелагының]] кыйтгага тоташкан урыны тигезлек һәм платолардан гыйбарәт. [[Гудзон култыгы|Гудзон култыгының]] әйләнә-тирәсе түбәнлек. Лаврентий калкулыгы, Үзәк тигезлекләр, Бөек тигезлекләр бар. Канаданың көнбатыш читендә [[Кордильер таулары]], көньяк-көнчыгышта [[Аппалач таулары]] урнашкан. [[Уран]], [[тимер]], [[никель]], [[бакыр]], [[тутыя]], кургашын, [[алтын]] һәм [[көмеш]], ташкүмер, [[нефть]], [[табигый газ]] чыганаклары бар.
Канада [[Төньяк Америка]]ның төньяк өлешендә һәм күпсанлы утрауларда урнашкан.
 
Климаты — Канаданың төньяк өлешендә арктик һәм субарктик, көньякта уртача континеталь. Гыйнварның уртача темпертурасы төньякта -30°…-35°С, көньякта -18°…-20°С, июльнең уртача темпертурасы төньякта +4…+7°С, көньякта +16…+18°С. Көнбатыш яр буенда еллык явым 2500 ммдан артык, көнчыгыш яр буенда 1250 ммгача, үзәк төбәкләрдә 400—250 мм, төньякта 150 ммдан азрак.
 
Канадада елгалар күп, алар, нигездә, кар һәм яңгыр сулары белән туена. Ике йөздән артык эре күл бар.
 
Канадада төньяк боланы, мускус үгезе, ак аю, котып тлкесе, лемминг, котып куяны, тундра кыртавыгы, ябалак, [[поши]], бизон, дикобраз, [[бүре]], [[кондыз]] һ.б. хайваннар яши. Елагалар һәм күлләр [[балык|балыкка]] бай. Милли парклар: Банф, Вуд-Баффало, Глейшер, Җаспер, Йоһо һәм башкалар.
 
== Тарих ==