Эпителий: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
 
Юл номеры - 1:
[[Файл:Illu epithelium.jpg|thumb|Эпителий төрләре]]
'''Эпителий''', эпителий тукымасы — күп [[күзәнәк]]ле [[хайван]]нарда — тәнне һәм [[тән куышлыгы]]н каплап торучы, күбесенчә бизләрнең төп функциональ составын тәшкил итүче [[Биологик тукыма|тукыма]]. <p>

Эпителий тиз искереп бетүе сәбәпле көчле регенерация итү хосусыятенә ия. Эпителий базаль мембрана белән чикләнгән, анда тамырлар булмый; азык маддәләрне аңа якын урнашкан беректерүче тукымадан ала. Эпителий чикләүче, химая, маддәләр алмашынуы (суыру, бүлеп чыгару), секрет чыгару функцияләрен башкара.
 
<p> Функциясенә карап, каплаучы вә секретор эпителийләргә аерыла. Каплаучы эпителий, үз нәүбәтендә, бер катлы, күп катлы һәм күчемле була. Бер катлы эпителий күзнәкләре базаль мембрана белән багланган (ашказан һәм эчәк дивары, мезотелий — тән куышлыгын урап торган эпителий). Күп катлы эпителийнең фәкать эчке каты базаль мембрана белән капланган (тире эпителие), күчемле (2 катлы) эпителийнең тышкы күренеше [[Орган (биология)|орган]] дивары сузылышына карап үзгәреп тора (мәсәлән, сидек куыгы, сидек чыгару юлы эпителие). Секретор эпителий исә бизләрдә була. Эпителий күзәнәгенең төзелеше аның секреторлык функциясе белән бәйле.
 
Эпителий шәекленә таянып, [[Яссылык (математика)|яссы]], [[Гексаэдр|кубсыман]] һәм [[цилиндр]]сыман була. Эчкә суыручы эпителий өчен щёткалы кайма хас, җемелдек эпителийдә керфекләр була. Химая функциясен башкаручы эпителий өчен мөгезләнү хосусыяте, бизле эпителий өчен бөртекле эндоплазматик челтәре һәм Голҗи комплексының үсүе хас.
 
[[Үсемлек]]ләрдә эпителий — кайбер органнарны эчтән түшәп торучы торган нәзек паренхим бүлеп чыгаручы күзәнәкләр катламы.
 
[[Төркем:Организм тукымалары]]
 
 
{{
medicine-stub}}
[[Төркем:Организм тукымалары]]