Атилла Расих: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Иҗат: викиләштерү
Юл номеры - 38:
 
== Иҗат ==
Мәктәптә укыган чагында ук Атилла Расих шигырьләр һәм балалар сәхнәсе өчен пьесалар язуда актив катнаша. [[1930 ел]]да [[Мәскәү]]дә [[Муса Җәлил]] мөхәррирлегендә чыккан [[Октябрь баласы (журнал)|«Октябрь баласы»]] журналында «Атилла Расих» имзасы белән (тәхәллүсне кендек әбисе Расиха исеменнән ала) аның «Борылыш» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәя әдәби җәһәттән әле бик йомшак булса да, матбугатта исеме күренү яшь каләм тибрәтүчене канатландырып җибәрә. Ул Вахитов исемендәге сабын заводының күптиражлы газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә мавыгып йөри башлый һәм бу түгәрәккә шефлык итүче танылган әдипләрдән ([[Хәсән Туфан]], [[Абдулла Алиш]], [[Ибраһим Гази]], [[Мирсәй Әмир]] һ.б.) киңәшләр ала, иҗат эше серләренә өйрәнә. Нәтиҗәдә [[1934 ел|1934]]-[[1940 ел|1940]] еллар арасында башта «Чаян», соңга таба «Совет әдәбияты» (хәзерге [[«Казан утлары» журналы|«Казан утлары»]]) журналларында яшь әдипнең сәнгати яктан шактый шома язылган бер төркем юмористик хикәяләре («Касса янында», «Кызыл чүлмәк», «Карак» һ.б.) дөнья күрә.
 
Сугыш чорында ул фронттагы дәһшәтле вакыйгаларны, совет кешеләренең рухи ныклыгын тасвирлаган сугыш хикәяләрен иҗат итә («Ютазы егете», «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һ.б.). Әдипнең күләмле беренче әсәре булган һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повесте да (1945) фашизмга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан булып яңгырый.