«Мәхмүт Хөсәен» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта убрано ,  5 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
 
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) [[1923 ел]]ның [[15 апрель|15 апрелендә]] хәзерге Казакъстан ССРның [[Көнбатыш Казакъстан өлкәсе]] Җаңакала районы Урда авылында эшче гаиләсендә туган. Мәхмүт Хөсәен мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына һәм шигырьләр яза. Беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәр [[ОктябрьПионер баласыкаләме (журнал)|«Пионер каләме»]] журналы битләрендә басыла. «[[Артек]]» пионер лагерендә була. [[1941 ел]]да [[Петропавел]] (Кызылъяр) шәһәрендә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт пионервожатый, «Ленинское знамя» газетасында әдәби хезмәткәр, «Экпенды» промартелендә культмассовик булып эшли. [[Бөек Ватан сугышы]] башлангач, Мәхмүт Хөсәен үзе теләп армия сафларына баса. [[1942 ел]]да Әндиҗан шәһәрендә кыска сроклы артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң, [[1943 ел]]ның январеннан алып [[1944 ел]]ның декабренә кадәр башта взвод, соңыннан артиллерия батареясе командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша, канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. [[1945 ел]]да [[Ленинград]]та Югары Артиллерия мәктәбендә укый, аннары [[1947 ел]]ның июненә кадәр Ленинградта һәм Казанда командир булып хезмәт итә.
 
[[1947]]—[[1952]] елларда Мәхмүт Хөсәен — [[Казан дәүләт университеты]] студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ул озак еллар [[Татарстан китап нәшрияты]]нда башта редактор ([[1952]]—[[1954]]), аннары матур әдәбият редакциясе мөдире ([[1954]]—[[1957]]) һәм өлкән редактор ([[1957]]—[[1975]]) булып эшли. [[1976 ел]]дан — язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул — [[1942 ел]]дан КПСС члены иде.
33 970

правок