Самат Шакир: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
викиләштерү |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 30:
1951 елда С. Шакир В. И. Ульянов-Ленин исемендәге [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетында укый башлый. Бер елдан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Чүриле районының Сикертән авылы мәктәбенә укытучы булып китә. 1954 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы аны [[Кайбыч районы]] [[Мөрәле]] мәктәбенә директор итеп җибәрә. 1958—1962 елларда С. Шакир [[Татарстан китап нәшрияты]]нда редактор булып эшли. 1957 елда, читтән торып укып, университетны тәмамлый. Ул — 1953 елдан КПСС члены.
Самат Шакир әдәби иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлый. 1939 елда [[
Шулай да, Самат Шакирның иҗади йөзен, поэзиядән бигрәк, проза әсәрләре — очерклары, документаль повестьлары билгели. Аның яраткан темасы — Бөек Ватан сугышы. Автор күп йөри, эзләнә, дәһшәтле сугыш булган урыннарга бара, архивларда казына, сугыш ветераннары — карт солдатлар, элекке партизаннар, хәрби начальниклар белән очраша. Әнә шулай үзенең хәрби-патриотик темага багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыя. Аның 1965 елда басылып чыккан «Легенда егетләре» исемле беренче документаль повесте аеруча уңыш казана. [[Сталинград сугышы|Сталинград өчен сугышларда]] батырларча һәлак булган өч егет—испан егете, капитан Рубен Ибаррури Руис, рус егете, очучы-майор Владимир Каменщиков, татар егете, артиллерист-капитан Хафиз Фәттәхетдинов турындагы әлеге китап соңыннан рус, төрекмән, казакъ телләренә тәрҗемә ителә. Язучының легендар панфи-ловчылар турындагы «Үлемсезләр» китабы, бер төркем Советлар Союзы Геройларына багышланган «һәйкәлләр итәгендә чәчәкләр» документаль повесте («Казан утлары» 1976, № 10), «Ташлардагы язулар», «Үлемне җиңгән батыр», «Исемнәре мәрмәрдә» кебек очерк китаплары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай каршы алына.
|