Габдрахман Әпсәләмов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Айсар (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
Габдрахман Әпсәләмов [[1911 ел]]ның [[28 декабрь|28 декабрендә]] хәзерге [[Мордва Республикасы]]ның [[Иске Аллагол]] авылында туа.
 
Габдрахман Әпсәләмов әдәби иҗат эше белән бик иртә мавыга башлый. 4нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза. Арадан берсе [[Муса Җәлил]] редакторлык иткән [[Октябрь баласы (журнал)|«Октябрь баласы»]] журналында басыла. Габдрахман Әпсәләмовның язучы булып китүенә Муса Җәлилнең йогынтысы зур була. Габдрахман Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен яза. Аның тәкъдиме белән [[Максим Горький]] исемендәге әдәбият институтына керә. Ләкин институтны тәмамлауга, Ватан сугышы башлана.
 
Габдрахман Әпсәләмов [[Бөек Ватан сугышы|сугышның]] башыннан ахырына кадәр сугышта катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана.