Зәңгелә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Хаталар төзәтү
Kitap (бәхәс | кертем)
бәрәңгедә С витамины бик аз
Юл номеры - 1:
'''Зәңгелә''' (русча ''цинга, скорбут, Барлоу авыруы'') — азык тәркибендә [[С витамины]] ([[аскорбин әчелеге]]) җитмәве сәбәпле яки аны организм җитәрлек дәрәҗәсен үзләштермәгәнлегеннән килеп чыга торган авыру.
 
Зәңгеләдә, нигездә, үзәк нерв системасы фәгыйлияте бозыла: авыручы хәлсезләнә, тиз арый, йокычан булып китә. Башы әйләнә, соңрак [[колак]], борын, иреннәр, бармаклар һәм дә тырнаклар яшеләя; ура шешә һәм канлый, авыздан сасы ис чыга, тешләр селкенеп төшә башлыйлар. Балтыр, бот вә утраксада кызгылт-карасу тимгел пәйда була, соңрак тире асты вә мускул арасына (кием тия торган урыннарда) кан йөгерә. Моннан тыш, әгъзаләр, буыннар һәм тән куышлыкларына кан йөгерә, ашказан-эчәк, йөрәк-тамыр системасы фәгыйлияте бозыла, [[кан басымы]] түбәнәя, анемия күзәтелә. Зәңгеләгә юл куймау өчен тәркибендә [[С витамины]] күп булган мәхсулатларне, аеруча яшелчәләрне (кишеркарлыган, бәрәңгесарымсак, кәбестә) һәм мәйвалар (кара карлыган, гөлҗимеш, җирҗиләк) ашарга кирәк.
 
Дәвасы: [[аскорбин әчелеге]], С һәм Р витамин булган препаратлар языла.