Ваба: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 4:
Ваба тудыручы — ''Vibrio choleraе'' [[бактерияләр|бактерия]]се, киптерүгә, кайнатуга, [[дезинфекция]] чаралары тәэсиренә сизгер.
 
Авыру барышы авырлыгының 4 клиник дәрәҗәсе бар, вибрион йөртүчәнлек булуы ихтимал. В. тудыручы аш сеңдерү юлына эләккәндә (ешрак — зарарланган су эчкәндә) йога. Вибрионнар эчәк тукымаларында үрчи һәм токсин бүлеп чыгара, аның йогынтысында [[организм]]нан сыеклык чыгу көчәя һәм бу сусызландыруга китерә. Инкубация чоры бер ничә сәгатьтән 5 тәүлеккә кадәр дәвам итә. Төп симптомнары: косу ауры, гомуми хәлсезлек, еш тышка чыгу, тизәкнең сусыл, дөге пешергән саны хәтерләткән тонык ак төстә булуы. Диагностика өчен эпидемиологик анамнез, клиник һәм лаборатор (бактериологик, серологик) тикшерү мәгълүмәтләре кулланыла.
 
Дәвалау медикаментоз (регидратация терапиясе, бактерияләргә каршы препаратлар һ.б.). Ихтимал булган өзлегүләр: гиповолемия шогы, икенчел инфекция кушылу һ.б. [[Башкортстан]]да ваба эпидемияләре [[1948]], [[1972]] елларда билгеләнә; [[1985 ел]]да авыруның аерым очраклары теркәлә.