Аракы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
мәдәниятлерәк рәсем
Юл номеры - 7:
Аракының “туган” көнне билгеләүгә сәбәп 1865 елның 31 гыйнварында барлыкка килә. Бу көнне Петербургта [[Дмитрий Менделеев|Д.И.Менделеев]] “Спиртны су белән кушу турында” дигән атаклы докторлык диссертациясен яклый. Галимнең хезмәтләре, шул исәптән телгә алып үтелгән диссертациясе нигезләмәләре соңыннан аракы җитештерүдә файдаланыла.
 
Менделеев иң шәп (идеаль) аракының 40 градуслы булырга тиешлеген раслый. Баксаң, фәкать бу очракта гына аракыны төрле катнашмалардан, бигрәк тә аракы майларыннан иң югары дәрәҗәдә чистартып була икән. Спирт күләме зуррак булганда, чит катнашмалар шуның кадәр эри, хәтта аларны бернинди фильтр белән дә “тотып”калып булмый. Моннан тыш 40 градуслы аракы гына бик тонык, үтә күренмәле була. Менделеев та, “аракы үтә күренмәле һәм төссез булырга, үзенә хас җиңелчә генә искә һәм спирт тәменә ия булырга тиеш”, дип язган бит. Бер [[литр]] спиртка литр ярым су кушып, “дөрес” аракы ясарга була, дигән фикер дөреслеккә туры килми шул. Дөрес пропорция өчен молекулалар[[молекула]]лар нисбәтен сакларга кирәк: бер спирт молекуласына өч су молекуласы туры килергә тиеш. “Аракы” термины һәм сәүдәдәге атамасы үзенең бүгенге мәгънәсенә (чистартылган [[этанол]]ның судагы эремәсе) беренче тапкыр СССРда 1936 елда ГОСТ кабул ителгәч ия була. Моңа кадәр “водка” сүзенең (рус телендә якынча XIV-XVгасырларда барлыкка килә) төгәл генә мәгънәсе булмый. Ул чагында гадәттә зур градуслы хәмергә салып төнәтелгән үләннәр, тамыр яки җиләкләр төнәтмәсе “водка” дип аталып йөртелә.
 
 
==Җитештерү үзенчәлекләре==