«Эпителий» битенең юрамалары арасында аерма

127 байт добавлено ,  5 лет назад
Файл, төркем
(Яңа бит: «'''Эпителий''', эпителий тукымасы — күп күзәнәкле хайваннарда — тәнне һәм тән куышлыгын ка…»)
 
(Файл, төркем)
[[Файл:Illu epithelium.jpg|thumb|Эпителий төрләре]]
'''Эпителий''', эпителий тукымасы — күп [[күзәнәк]]ле [[хайван]]нарда — тәнне һәм [[тән куышлыгы]]н каплап торучы, күбесенчә бизләрнең төп функциональ тәркибен тәшкил итүче тукыма. Эпителий тиз искереп бетүе сәбәпле көчле регенерация итү хосусыятенә ия. Эпителий базаль мембрана белән чикләнгән, анда тамырлар булмый; азык маддәләрне аңа якын урнашкан беректерүче тукымадан ала. Эпителий чикләүче, химая, маддәләр алмашынуы (суыру, бүлеп чыгару), секрет чыгару функцияләрен башкара. Функциясенә бинаән, каплаучы вә секретор эпителийләргә аерыла. Каплпаучы эпителий, үз нәүбәттә, бер катлы, күп катлы һәм күчемле була. Бер катлы эпителий күзнәкләре базаль мембрана белән багланган (ашкан һәм эчәк дивары, мезотелий — тән куышлыгын урап торган эпителий). Күп катлы эпителийнең фәкать эчке каты базаль мембрана белән капланган (тире эпителие), күчемле (2 катлы) эпителийнең тышкы күренеше орган дивары сузылышына карап үзгәреп тора (мәсәлән, сидек куыгы, сидек чыгару юлы эпителие). Секретор эпителий исә бизләрдә була. Эпителий күзәнәгенең төзелеше аның секреторлык функциясе белән бәйле.
 
 
[[Үсемлек]]ләрдә эпителий — кайбер органнарны эчтән түшәп торучы торган нәзек паренхим бүлеп чыгаручы күзәнәкләр катламы.
 
[[Төркем:Организм тукымалары]]
385

правок