Пластмассалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 80:
Пластик шешәләргә [[чәй]] яки исерткеч эчемлекләр салучылар да бар. Базарларда пластик шешәләрдә [[сөт]] яки май сатыла. Бакчачылар өчен биш литрлы шешәләр чиләк, канистр ролен үти. Ә кайберәүләр шул шешәләрне күтәреп, шифалы, изге су алырга йөри һәм суны айлар, еллар буе шунда саклый. Экспертлар фикеренчә, ул шешәләргә судан башка әйбер дә салырга ярамый һәм пластик [[савыт-саба]] бер тапкыр файдаланылганнан соң кабат кулланылырга тиеш түгел. Дөрес, шешә ябык вакытта, анда [[кислород]] кергәнче, пластикның зыяны юк. Ачкач кына шешә тотрыклы үзлеген югалта. Изге суларны пластик шешәдә түгел, пыяла савытларда саклыйлар. Аңа чәй яки [[алкоголь]] эчемлекләр дә салмагыз.
 
Пластик тустаганнар чыдамрак булсын өчен стабилизатор кушалар, мондый савытка [[чәй]] яки [[аракы]] салуга зарарлы матдәләр бүленеп чыга башлый. Җәйге кафеларда шашлык салу өчен кулланылучы полистирол тәлинкәләрнең дә зыяны бар. Тәмле ит, кетчуп белән бергә организмга агу да керәчәк. Пластмасса стаканнан аракы эчсәң, бөерләргә генә түгел, күзләргә дә тәэсире булачак. Пластик савытка майлы азык-төлек салып ашарга да киңәш ителми. Ул савытларны җылытканда зарарлы матдәләр бүленеп чыгу тагын да көчәя.<ref>[http://www.vatantat.ru/salamatlek/page841.htm Пластик савытлар арзан, әмма...]</ref>
 
== Искәрмәләр ==