Этанол: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZUFAr (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 127:
==Этил спирты җитештерү==
Этил спирты – углеводлар әчешү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган матдә.
Этил спиртын алуда төп чыганак булып [[бөртеклеләр]], [[бәрәңге]], [[чөгендер]] һәм шулай ук [[кәгазь]] һәм агач производствосы тора. Чи этил спирты (сырец) үзе күптөрле катнашмалардан гыйбарәт, шул исәптән агулы аракы маеннан да. Ул махсус аппараттан чистарту узарга тиеш. Этил спирты халык хуҗалыгы өлкәләрендә киң кулланыш таба. Мисал өчен, аны лаклар, политурлар, органик буяулар, фармакологик препаратлар, [[синтетик каучук]] әзер ләгәндә файдаланалар. Этил спирты дезинфекция чарасы буларак медицина өлкәсендә дә киң кулланыла. Ә менә [[аракы]] җитештергәндә бары тик чистартылган этил спирты гына кулланылырга тиеш. Аракының[[Арак]]ының тәме спиртка бәйле. Кайберсен төрле чистарткычлар аша чыгаралар, үсемлекләр кушалар. Спирт заводының чималы начар икән, аракысы да шундый. Аракы заводларының эш технологиясе катлаулы, аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар. Хөкүмәткә аракы заводлары чыгарган эчемлекнең үзкыйммәте 5-10 сумга төшә. Әгәр инде чимал итеп агач спирты яки нефтьтән эшләнгәне кулланылса, бөтенләй зур табыш бирә.
 
[[Русия империясе]]ндә өчпочмаклы шешәләрдә спирт сатканнар, аны шкалик дип атаганнар. Иң бәләкәе 300 грамм, калганнары — 400-600 миллилитр. [[Пыяла]]сы калын шешәләр ничектер яшел төс алганнар, “яшел елан” дигән гыйбарә дә шуннан калган.
[[1895 ел]]да 80 градуслы спиртлы эчемлекне “казенное вино” дип атыйлар. [[Бодай]]дан, [[арыш]]тан куылганнар “хлебное вино” була. Совет елларын да, сугышка кадәр игенгә кытлык кичергән чорда спиртны агачтан гидролиз ысулы белән таба башлыйлар.
 
[[Бөек Ватан сугышы]]нда солдатларга алгы сызыкка атакага барыр алдыннан нәкъ менә шул агач спиртыннан эшләнгән [[аракы]] бирәләр дә инде. Аның тәме әче була. Фронтовиклар сөйләвенә караганда, ул аракы кешене курку белмәс ясый. Күпчелек үлгәнен белми дә калган. Шул спирт белән яраланган урыннарын эшкәрткәннәр. Агач спиртында метил күп була, анысы агу. Ул биш процентка җитсә, кешенең күзләрен сукырайтырга мөмкин. Атакага барган сугышчыларга агач чүбеннән эшләнгән спиртны жәлләмәгәннәр.
 
СССРда күпләп [[нефть]] чыгарыла башлагач, спиртны нефтьтән куарга өйрәнәләр. Әйтүләр буенча, 1970 елларда аракыдан нефть исе килә иде. Соңыннан агачтан һәм нефтьтән куылган спиртны агулы матдәләрдән аерырга өйрәнделәр. Бүген хәтта приборлар да спиртның нидән эшләнгәнен аера алмый. Спирт заводлары аны оста итеп нефтьтән дә, агачтан да, игеннән дә куа. Шуңа күрә [[Осетия]], [[Кабарды-Балкария]] һәм башка [[Төньяк Кавказ]] республикаларыннан килгән аракыларның күбесе нефтьтән куылган. Ул гади этанолга караганда, кеше сәламәтлеге өчен тагын да куркынычрак.