Александр Радулов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Янбәк (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
}}
'''Алекса́ндр Валерий улы Радулов''' — Русиянең атказанган спорт остасы, [[хоккей]]чы, Русия җыелма командасы һәм [["ЦСКА" хоккей клубы]] уенчысы, һөҗүмче.
 
Александр Түбән Тагилда туа һәм бала чагын шунда ук үткәрә. Кечкенә чактан ук ул бик актив бала була, шуңа күрә ата-анасы улларын хоккей секциясенә бирергә булалар. Шулай ук Александрга аның олы абыйсы Игорь Радулов зур тәэсир ясый. Ул шулай ук профессиональ хоккейчы була. Булачак чемпионның беренче тренеры Александр Вейнгардт була. Нәкъ ул малайдагы зур потенциалны сизеп ала.
 
16 яшендә Александр [[Мәскәү]]нең «Динамо» клубына керә. Ике ел дәвамында яшь спортчы команданың икенче составында тәҗрибә җыя. [[2003]]-[[2004]] еллар сезонында Александрның югары лигада дебюты була. Сезон дәвамында бозга бер тапкыр гына чыгуына карамастан, ул үзе турында уңай тәэсир калдыра. Аны команданың иң яхшы уенчыларынна берсе дип исәплиләр.
 
[[2004 ел]]ның уртасында Радулов Милли Хоккей Лигасына күчәргә була. Драфтта аны «Нэшвилл Предаторз» клубы сайлый. Ватанында бу вакытта хоккейчы юниорлар арасында чемпионат җиңүчесе һәм иң яхшы бомбардирларның берсе дип исәпләнә.
 
[[2006 ел]]да Александр «Нэшвилл Предаторз» хоккей клубының тулы хокуклы уенчысы булып китә. [[2007 ел]]да Радулов Русиянең милли такымына керүгә чакыруны кабул итә. [[2008 ел]]да дөнья беренчелегендә җыелма составында алтын медаль биләүчесе була.
 
{{rq|stub}}