Кунак йорты (Казан): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тарих: викиләштерү
Юл номеры - 37:
Әле [[Казан ханлыгы]] чорында ук [[Казан]] шәһәренең хәзерге [[1 Май мәйданы]] урнашкан калкулыгында базар (''яки кәрвансарай'') булганы билгеле. [[Иван IV]] [[Казан]]ны яулап алгач та базар урынын үзгәртмәгән.<ref>Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства, — М.: ИНСАН, 1991. — ISBN 5-85840-253-4.</ref>
 
[[1566 ел]]да инде [[Казан кирмәне]]нең [[Спас манарасы]] каршысында гына, шәһәргә килгән кунаклар (сәүдәгәрләр) өчен кибетләре, тауар саклау амбарлары[[амбарлар]]ы булган агачтан төзелгән Кунак йорты торган. Шунда ук таможня да урнашкан булган. Мәйданны «Казан сәүдәсе» ({{Lang-ru|Казанский торг }}) исеме белән атап йөрткәннәр. ХVI гасыр ахырына мәйданда 365 кибет, 250 вак сәүдә ноктасы булган. Анда сәүдә ел буена барган. Кунак йорты артында Николай Чудотворец чиркәве торганы да билгеле.<ref>«Книга казанского торгу» писцов Микиты Борисова и Дмитрия Кикина и городового таможенника Матвея Тараканова (1566)</ref> ХVI гасыр ахырында кунак йортында һәм аның тирәсендә бары тик сәүдәгәрләр генә яши һәм сәүдә итә алган.<ref>''1667 елгы Яңа сәүдә уставы буенча''</ref>
 
XVII гасыр ахырында агач бина урынына таштан яңа бина корыла.<ref>[http://inkazan.ru/gostinyj-dvor-stavshij-muzeem/ инказан.ру сайтында]</ref> Бина эчендә [[постау]] рәте, вак-төяк сату рәте, [[Себер]] рәте, [[тимер]] рәте булган. Якын-тирәдә тагын 23 сату рәте булган: көмеш, буяу, прәннек, тасма, кафтан, бүрек, тире, сабын, итек, юфть, май, солод, чүлмәк, чүпрәк, кием, оек, йозак, иске-москы, бияләй, ипи, тәмәке сату рәтләре,тимерче, итче, балыкчы рәтләре.<ref>М. С. Пестриков. Описание Казани (1739)</ref>