Ямал-Ненец автономияле округы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 137:
== География ==
ЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. [[Ямал ярымутравы|Ямал]], Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир йөзе — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан.
Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°…-26°, июльнеке +4°…+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн.
Эре елгалар: [[Об]], Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто).
Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән каплпнган.
Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай.
=== Файдалы казылмалар ===
|