Калмыкия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 42:
|-
|}
Калмыкия [[Каспий буе түбәнлеге|Каспий буе түбәнлегенең]] көнбатыш өлешен, Ергени калулыгының (иң биек ноктасы 222 м) зур өлешен һәм Кума-Маныч иңкүлеген алып тора. Көньяк-көнчыгышта [[Каспий диңгезе]] сулары белән юыла.
 
Файдалы казылмалардан газ, [[нефть]], ташкүмер, [[тоз]], төрле төзелеш материаллары бар.
 
Климаты кискен континенталь, җәй эссе, коры; кыш суык, аз карлы.
 
Уртача температура гыйнварда -5°…-8° гача, июльдә +23…+26°. Уртача еллык явым көньяк-көчыгышта 170—200 мм, төньяк-көнбатышта 300—400 мм. Җир өсте сулар аз. Каспий буе түбәнлеге һәм Кума-Манич иңкүлегендә сай тозлы күлләр (Сарпа, Состин, Маныч-Гудило һәм башкалар) бар. Каспий диңгезенең яр буе сазлы камышлык.
 
Туфраклар нигездә аксым кәстәнә балчыксыл һәм көрән балчыксыл.
 
Хайваннардан үр куяны, [[кимерүчеләр]], [[бүре]], төлке, көзән, сайгак, кошлардан чүл [[бөркет|бөркете]], [[тургай]], [[дүдәк]] бар; күл вә елгаларда балыклар очрый. Калмыкия территориясендә ''Кара җирләр'' тыюлыгы бар.
 
== Административ бүленеш ==