Әлмәт татар драма театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
1969-72, 1975-83 тә театрны [[Гали Хөсәенов|Г. Хөсәенов]] җитәкли. Аның тарафыннан куелган [[Туфан Миңнуллин|Т. Миңнуллинның]] «Ай булмаса, йолдыз бар» өчен (1978), драматург, режиссёр Г. Хөсәенов, төп рольне башкаручы [[Дамирә Кузаева]] 1979 елда ТАССРның [[Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]]нә лаек булалар. Театр репертуары драматурглар [[Фоат Садриев|Ф. Садриев]], [[Юныс Сафиуллин|Ю. Сафиуллин]], [[Ризван Хәмид|Р. Хәмид]], [[Рөстәм Мингалимов|Р. Мингалим]] пьесалары белән баетыла.
 
[[Рөстәм Абдуллаев]] театрны 1983–89нчы елларда җитәкли. 1987 - 1995 елларда театрның директоры булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Нәгыйм улы Вәлиуллин (08.03.1939 - 25.09.1995) эшли.<ref>[[Сарман районы энциклопедиясе]] (төзүчесе [[Дамир Гарифуллин]]), 1 нче китап: Чаллы, 2000, 38 бит.</ref>
 
«Балакаем» спектаклен сәхнәгә куйган өчен театрның иҗат коллективы [[Муса Җәлил премиясе]]нә лаек була ([[2011]]).
 
Театр труппасында ТРның халык, РФнең атказанган артисты К. Вәлиев, ТРның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Ф. Зарипов, Р. Салихова, ТРның халык артисты Л. Солтанова, ТРның атказанган артистлары Р. Минханов, С. Минханова, Р. Таһиров, Р. Фәйзуллина, Х. Фәйзуллин, И. Мөхәммәтов, Д. Әбүнәгыймова, Н. Исмәгыйлева, Н. Нәҗипова, артистлар А. Харисова, Н. Галләмов, Ф. Сибгатуллин, З. Халикова, Ф. Бикморатова һ.б. эшли; төрле елларда баш режиссёрлар: [[Зәкия Туишева|З. Туишева]], К. Вәлиев; 2005 тән - [[Гафур Каюмов|Г. Каюмов]].
 
==Әдәбият==