Әхәт Гаффар: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к 217.23.186.9 үзгәртүләре (бәхәс) NRG юрамасына кадәр кире кайтарылды |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 20:
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат = энесе - [[Ренат Гаффар]].
}}
'''Әхәт Гаффар''' (''Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров'') — татар драматургы, журналист.
Юл номеры - 27:
[[1948 ел]]ның [[23 декабрь|23 декабрендә]] [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]] Олы Әшнәк авылында туган. Үз авылындагы сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, [[1966 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, [[1971 ел]]дан алып [[1981 ел]]га кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә корреспондент һәм бүлек редакторы булып эшли. [[1982 ел]]да Ә.Гаффар [[Татарстан]] язучыларының [[Әлмәт]] оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.
Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына
Ә.Гаффар [[драматургия]] жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның тормыштагы әхлак мәсьәләләрен, заман проблемаларын үз эченә алган, язу стиле буенча, прозасындагы кебек үк, хис, метафора, символ-мәгънә синтезына корылган драма әсәрләреннән «Иртәгә улың булам» ([[1977 ел|1977]]), «Җиләк вакыты бер генә» ([[1978 ел|1978]]), «Өч сорауга бер җавап» ([[1981 ел|1981]]), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» ([[1980 ел|1980]]), «Бер картлыкта, бер яшлектә» ([[1981 ел|1981]]), «Мунча көне» ([[1982 ел|1982]]) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйналып, тамашачыларның игътибарын казаналар. Әдипнең «Соңгы сөю» ([[1980 ел|1980]]) һәм [[Муса Җәлил]]гә багышланган «Хөкем» исемле драмалары ([[1981 ел|1981]]) Казан телевидениесе аша күрсәтелә. Болардан тыш, Ә.Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың икътисади һәм сәнгать тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә. [[1977 ел]]да әдипнең үзәк матбугатта [[рус теле]]ндә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.
|