Мөдәррис Вәлиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 15:
 
М.Вәлиев татар китабын нәшер итү һәм татар балалар әдәбияты тарихыннан «ХХ гасыр ахыры татар балалар әдәбияты һәм балалар китабы» дип исемләнгән фәнни хезмәте нигезендә диссертация яклый, һәм аңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты буларак, ул, татар телендә беренче тапкыр тиешле программасын һәм уку әсбапларын әзерләп, «Нәшрият эше һәм редактор хезмәте» дигән белгечлек буенча студентларга махсус курс укый.
Мөдәррис Вәлиев матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм [[Муса Җәлил премиясе|М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә]] ([[2003]]) лаек була.
 
М.Вәлиев тәрҗемәче буларак та билгеле. Аерым алганда, ул рус телендә иҗат итүче татар язучысы Зөфәр Фәтхетдиневнең берничә детектив повестен һәм романын, чуаш язучысы М.Юхманың Мулланур Вахитов турындагы тарихи романын татар теленә тәрҗемә итә. Аларның һәркайсы Татарстан китап нәшриятында аерым китап рәвешендә дөнья күрә. 1989 елда ул «Балалар календаре» дигән исем белән (үткән гасырның илленче-алтмышынчы елларында да шул исемдә еллык календарьлар чыгып килә иде) әдәби-нәфис һәм фәнни-популяр материаллардан зур җыентык төзеп чыгара.
Юл номеры - 59:
==Чыганак==
* [http://matbugat.ru/enc/vliev-mdrris-400/ Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.]
{{DEFAULTSORT:Вәлиев, Мөдәррис}}
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары]]