Фәнис Яруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 19:
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр = [[Татарстан]]ның халык шагыйре, {{Тукай бүләге}} лауреаты, [[Муса Җәлил премиясе|М. Җәлил исемендәге Республика премиясе]] лауреаты<ref>http://kitap.net.ru/yarullin.php</ref>
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Фәнис Гатаулла улы Яруллин''' ([[9 февраль]], [[1938 ел]], [[Татарстан]], [[Баулы районы]], [[Кызылъяр (авыл)|Кызылъяр авылы]] — [[2011 ел]]ның [[8 декабрь|8 декабре]], [[Казан]]) — [[татар]] [[шагыйрь|шагыйре]], [[язучы]] һәм [[драматург]]. [[Муса Җәлил премиясе]], [[Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе]] лауреаты ([[1995 ел|1995]]). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. [[1968 ел]]дан [[Татарстан язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
== Тормыш юлы ==
Юл номеры - 32:
Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. [[1971 ел]]да ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр [[«Казан утлары» журналы]]нда һәм [[Татарстан китап нәшрияты]]нда аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
 
Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. [[1978 ел]]да «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның [[Муса Җәлил премиясе|Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә]] лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе [[Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры]] сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
 
Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр [[рус теле]]нә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.
Юл номеры - 57:
[[Төркем:Татар драматурглары]]
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:ССРБ шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татарстан шагыйрьләре]]