Александр Алемасов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 29:
 
==Тәрҗемәи хәле==
Златоустта чиркәү мәктәбен (1914), Кызыл профессура институтын (Ростов шәһәре, 1931), Кызыл профессура тарих-партия институтын (1933) тәмамлый.
 
1914-19 елларда Златоуст оешмаларында эшли. 1920 дән Кызыл Армия сафында - Польша фронтындагы 4 нче укчылар дивизиясенең 28 нче полкында пулемётчы, разведчиклар командасында политрук. 1922-25 елларда Хәрби диңгез флотында - «Парижская коммуна» линкорында һәм «Ленин» канонер көймәсендә өлкән электрик.
 
1927 дән партия эшендә: ВКП(б)ның Прохладный райкомында, аннары [[Кисловодск]] шәһәр ком-тында агитация-пропаганда бүлеге мөдире (1927-29), җаваплы сәркатиб (1929-30). 1930 елда Алемасов Минеральные Воды тимер юл станциясенә, соңрак Ростовтагы паровозлар ремонтлау заводына (1931-32) партком сәркатибе итеп билгеләнә. 1933-35 елларда Воронеж паровозлар ремонтлау заводында парторг; 1935-36 да ВКП(б)ның Воронеж шәһәр комитетында 2 нче секретарь. 1937 елның июль-сентябрь айларында [[ТАССР]] эчке эшләр халык комиссары. 1937-42 дә [[КПССның Татарстан өлкә комитеты|ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитәсе 1 нче сәркатиб]]е. Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрне оештыручыларның берсе. 1942 дән ВКП(б)ның Ленинск-Кузнецк, [[Томск]], [[Кременчуг]] шәһәр комитетларында секретарь. СССР (1937-46), ТАССР (1938-42) Югары Советлары депутаты.