Станислав Говорухин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 22:
 
==Тәрҗемәи хәле==
[[Казан университеты]]ның геология факультетын (1958), Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын (1966) тәмамлый. 1959—62 елларда Казан телевидение студиясендә мөхәррир. 1966-86 да Одесса нәфис фильмнар студиясендә куючы режиссёр, 1987—93 тә «Мосфильм» киностудиясендә. РФ Дәүләт Думасы депутаты (1993 елдан), 1996-99 да — [[РФ Дәүләт Думасы]]нда мәдәният комитеты рәисе, «Народовластие» группасының рәистәше. «Вертикаль» киностудиясе һәм «Гандвик» бәйсез телевидение студиясе директоры, кинематограф ветераннарын һәм кино мәктәпләре студентларын социаль яклау хәйрия фондын җитәкли.
 
==Иҗаты==
Ул төшергән нәфис фильмнар — «Вертикаль» (Б.В. Дуров белән берлектә, 1967), «Туган көн» («День ангела», 1969), «Ак шартлау» («Белый взрыв», 1970), «Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары» («Жизнь и удивительные приключения Робинзона Крузо», 1973), «Контрабанда» (1975), «Өмет җиле» («Ветер надежды» (1978), «[[Очрашу урынын үзгәртеп булмый]]» («Место встречи изменить нельзя», 1979), «Том Сойер маҗаралары» («Приключения Тома Сойера», 1981), «Капитан Грант балалары» («Дети капитана Гранта», 1983), «Ворошилов укчысы» («Ворошиловский стрелок», 1999); публицистик фильмнар - «Болай яшәргә ярамый» («Так жить нельзя», 1990), «Без югалткан Русия» («Россия, которую мы потеряли», 1992), «Бөек криминаль революция» («Великая криминальная революция», 1993) һ.б. Күп кенә фильмнарының, шул исәптән документаль-публицистик фильмнарының сценарий авторы да була. Говорухин тудырган фильмнар Россия кино сәнгатенең мөһим өлеше буларак бәяләнә.
 
==Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре==
Юл номеры - 31:
 
==Әсәрләре==
*Страна воров на дороге в светлое будущее. Нарва, 1994.
 
==Әдәбият==