«Имам әл-Газали» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  6 ел элек
к
clean up using AWB
к (clean up using AWB)
 
Әл-Гәзәли әбү-Хәмид Мөхәммәд күренекле ислам дине белгече һәм фикер иясе [[1058 ел]]да Иранның Тус шәһәрендә (әлеге кала Хөрәсән төбәгендә урнашкан) туган. Аның балачагы ятимлектә һәм михнәттә узган. Тус, Җурҗан һәм Нишапурдагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган.
 
[[1085 ел]]да [[Коръән]]не тирәнтен үзләштергән һәм аны оста итеп тәфсир кылучы буларак, аны вәзир Низам әл-Мөлек Исфаһанга китертә һәм Иранны яулап алган сәлҗүк солтаны Мәлик шаһ сараена хезмәт итәргә күндерә. Мәгълүм булганча, шул чорларда шунда ук бөек шагыйрь, математик һәм астроном [[Гомәр Хәйям]] да яши. Бу ике шәхеснең очрашуы турында риваят бар. Имеш, бервакыт Гәзәли [[Исфаһан]]дагы [[обсерватория]]гә килә һәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк [[Гомәр Хәйям]] белән озаклап әңгәмә кора.
 
Гыйлем эстәүнең әһәмиятен тирәнтен аңлаган Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны илдә берничә урында [[дарелфөнүн]] ачарга күндерә. Мәгърифәт учаклары кодрәт иясе вәзир хөрмәтенә “Низамийя” исеме белән аталалар. 1091 елда [[Багдад]] шәһәрендәге “Низамийя”гә вәзир Ислам дине хокукын – фикъһ мөгаллиме итеп Гәзәлине җибәрә. Мәгәр аның укытучылык эшчәнлеге нибары дүрт ел гына дәвам итә. Тәхет тирәсендә вакыйгалар куера. Вәзир Низам әл-Мөлек һәм Мәлик шаһ фетнәчеләр тарафыннан явызларча үтерелә һәм сәлҗүкләр империясеннән бәрәкәт качып, ызгыш-тарткалашлар башлана. Белгечләр фаразлаганча әлеге куркыныч вакыйгалар тәэсирендә, әллә инде башка сәбәпләр беләнме галим авыруга сабыша һәм Шамнан (Багдадтан) хаҗ сәфәренә чыгып китә. Хаҗдан соң Гәзәли суфиларга кушыла. Дистә еллар буе дәрвиш булып михнәтләр, җәбер-золымнар чигеп, аларны үз җилкәсендә татып, гади халык арасында бер каладан икенчесенә күченеп йөреп гомер кичерә.
== Чыганак ==
* [http://altinurta.ru/2012/10/30/olug-galim-va-fiker-iyase/ «Олуг галим вә фикер иясе»]
 
{{DEFAULTSORT:Газәли, әл}}
1 234 896

правок