Далмация: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
[[File:Croatia-Dalmatia.png|thumb|Далмация Хорватия харитасында]]
'''Далмация''' ({{lang-hr|Dalmacija}}, {{lang-it|''Dalmazia''}}, {{lang-sr|Далмација}}, {{lang-la|Dalmatia}}) — [[Балкан ярымутравы]]ның төньяк-көнбатышында, [[Әдрән диңгез]] буенда урнашкан тарихи өлкә. Өлкә исеме борынгы яшәүчеләре (далматлар) исеменнән килеп чыкты. 6—7 гасырларда бирегә [[славяннар]] килеп урнашкан. 9 гасырда Хорват дәүләте, 12 гасыр башында Маҗарстан составына кергән. 12—15 гасыр. башында урта гасыр шәһәр коммуналары (Задар, Сплит, Дубровник, Котор һ.б.) чәчәк атканнар. 1420—1797 елларда Далмация (Дубровниктан башка) Венеция кулы астында булган (16 гасырда Далмациянең эчке районнары Төркия тарафыннан яуланган), 1797—1918 елларда [[Австро-Венгрия|Австрия]] составында (1805—13 елларда Франция кулы астында, 1809—13 елларда Иллирия провинцияләре составында). 1918 елдан Далмация (Задар һәм [[Италия]] тарафыннан яуланган кайбер утраулардан башка) Серблар, Хорватлар һәм Словенлар кыйраллыгы (1929 елан [[Югославия]]) составында. 1941 елдан фашистлар тарафыннан оештырылган {{comment|курчак|марионетик}} «Мөстәкыйль Хорватия дәүләте» составына кертелгән. Әлеге вакытта [[Черногория]] (көньяк өлеше) һәм [[Хорватия]] составында.
 
[[Төркем:Далмация]]
[[Төркем:Аурупа тарихи өлкәләре]]