Михаил Девятаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 33:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Крәстиән гаиләсендә туган һәм анда унөченче бала булган. Милләте буенча [[мукшы]]. [[1933 ел]]<nowiki/>да 7 сынфыны тәмамлый.
 
Казан елга техникумын (1938) тәмамлый. 1938 елдан [[ЭККГ|Кызыл Гаскәр]] сафларында. [[Совет-фин сугышы]]нда катнаша. 1940 елда [[Ырынбур]]да очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбендә укый.
 
=== Бөек Ватан сугышы ===
1941 елдан [[Бөек Ватан сугышы]] фронтларында, 104нче кырып бетерүчеләр авиация полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы кырып бетерүчеләр авиациясе дивизиясе). Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1нче Украина фронты гаскәрләре составында [[Сталинград сугышы|Сталинград]] (1942-43) һәм [[Курск сугышы|Курск]] (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944). 1944 елныэ 13 июль кичендә Девятаев очкычы кырып бетерүчеләр төркеме белән дошман авиациясе һөҗүменә каршы очып китә. [[Львов]] шәһәре янында Девятаев яралана, очкычына ут каба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә эләгә.
 
Сорау алганнан соң, аны абверның разведка төркеменә, соңрак [[Лодзь]] хәрби әсирләр лагерена, аннары Заксенхаузен ([[Көнигсберг]] шәһәре) концлагерена күчерәләр. [[1944 ел]]ның [[13 август]]ында Девятаев хәрби әсирләр төркеме белән беренче тапкыр качарга омтылып карый. Качкыннар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр [[Балтыйк диңгезе]] Узедом утравындагы (Германия) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемүнде яшерен полигонына озатылалар.
 
1945нең 8 февралендә Девятаев кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән алманнарның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель-111» очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемүнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра.
Юл номеры - 61:
* [http://expert.ru/2014/02/8/kto-unichtozhil-fau-2/ Как побег из плена на самолете летчика Девятаева изменил ход войны]
 
[[КатегорияТөркем:Бөек Ватан сугышы очучылары]]
[[КатегорияТөркем:Казанның мактаулы ватандашлары]]
[[КатегорияТөркем:СССР хәрби әсирләре]]
[[КатегорияТөркем:Өченче рейх концларгерьләре тоткыннары]]
[[КатегорияТөркем:Әсирдән качучылар]]
[[КатегорияТөркем:Русия мемуарчылары]]
[[КатегорияТөркем:Арча зиратында җирләнгәннәр]]
[[Төркем:Мордовия Советлар Берлеге Каһарманнары]]