Дәүләт-Гәрәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 20:
[[1552]] елның җәен, [[Казан ханлыгы]]н басып алуны булдырмас өчен, Дәүләт-Гәрәй Русиягә беренче яуга чыгып китә. 21 июль көнне аның 60 меңлек гаскәре Тула диварлары астында пәйда була. Явыз Иван ярдәмгә 15 меңлек гаскәрне җибәрде кырымлылар чигенергә мәҗбүр булганнар, Явыз Иван исә үз гаскәрен Казанга таба борылган.
 
[[1555]] елда Судбище бәрелешендә урысларга җиңелгән. 1558—1583 еллардагы Ливон сугышы вакытында Русиягә берничә зур яу чапкан.
 
[[1569]] елда төрек солтаны Сәлим II [[Әстерхан]]га зур төрек-татар явын оештырылган. [[Кәфә]]дән 17 меңлек Касыйм-паша җитәкчелегендәге төрек гаскәре чыкты, соңрак аларга Дәүләт-Гәрәй җитәкчелегендәге 50 меңлек татар гаскәре кушылды. Төрек {{comment|сәргаскәрлеге|командованиесе}} [[Идел]] һәм [[Тын]] арасында каналны төзәргә, корабларны Иделгә күчерергә, Идел буйлап Әстерханга кадәр төшәргә һәм шәһәрне басып алырга ният иткән. Ләкин төрекләр каналны каза алмаганнар, көймәләрен дә Иделгә сөйрәп күчереп булмады. Көймәләр һәм артиллерияне Касыйм-паша [[Азак]]ка кайтарды, ә үзе хан белән җәяү тәртибендә Әстерханга таба китте. 16 сентябрь көнне төрек-татар гаскәре Әстерханга кадәр барып җиткән, ләкин артиллерия булмавы сәбәпле алар кальгане штурмаларга җөрьәт итмәгән. 26 сентябрь көнне төрек-татар гаскәре Әстерханнан чигенеп киткән.
 
[[1571]] елның җәен Дәүләт-Гәрәй 40<ref name="stor">'' Стороженко А. В. '' Стефан Баторий и днепровские козаки — Киев: типография Г. Л. Фронцкевича, 1904. — 327 с. — С. 34.</ref> меңлек гаскәр белән Русия шәһәрләренә һәләкәтле чапкын ясаган һәм 24 май көнне [[Мәскәү]] янына килгән. Шәһәрне яндырып һәм юл уңаеннан [[әсир]]ләрне алу өчен тирә-якка отрядларны җибәреп, ул көньякка, [[Кашира]] һәм [[Рәзән]] тирәсенә китә. Мәскәү явы сөземтәсендә Дәүләт-Гәрәй «Тәхет алган» ({{lang-crh|Taht Alğan, Тахт Алгъан}}) кушаматын алган. Сугыш нәтиҗәсендә якынча 10-80 мең урыс һәлак булган, 60-150 мең исә әсиргә төшкән. Дәүләт-Гәрәй [[Явыз Иван]]га илчеләрен җибәрә һәм [[Казан ханлыгы|Казан]] һәм [[Әстерхан|Әстерхан]] ханлыкларын бирүне таләп итә. Әлеге хәлнең куркынычлыгын аңлап, Явыз Иван Әстерханны бирергә ризалыгын белдерә. Ләкин, хәзер бөтен Русияне кулга төшерү өчен уңай мизгел дип исәпләп, хан бу тәкъдимне кире кага.
 
[[1572]] елда, төрекләрнең ризалыгын алып, Мәскәүгә яу чабу өчен 120 меңлек гаскәрне туплый, шул исәптә 33 мең төрек, һәм 7 мең төрек яңачирүе (янычары). Июль азагында Кырым гаскәре, зур булмаган урыс {{comment|тоткавылларны|заставаларны}} тар-мар итеп, [[Серпухов]]ка кадәр барып җитте һәм Ука елгасын кичте. Серпухов юлы буйлап Дәүләт-Гәрәй Мәскәүгә таба китте. Серпухов, [[Таруса]], [[Калуга]], [[Кашира]] һәм [[Лопасня (шәһәр)|Лопасня]]да торган урыс воеводалары, кырымлаларга чигенү юлын кисеп, аның артыннан кузгалып киттеләр. 1572 елның 30 июль — 2 август көннәрендә, Мәскәүдә 50 км ераклыкта, Молоди авылы янындагы [[Молоди янындагы бәрелеш|бәрелешендә]] кырым-төрек гаскәре каты җиңелүгә дучар ителгән.
Юл номеры - 36:
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Кырым ханнары]]