Вахит Хаков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 23:
==Тәрҗемәи хәл==
 
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков [[1926 ел]]ның 16 августында [[Татарстан Республикасы]]ның Буа район, [[Күзби ]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. 8 нче сыйныфны күрше Килдураз авылында тәмамлый.
 
Аннары [[Бөек Ватан сугышы]] башлана, 17 яше дә тулмаган егет гаскәри хезмәткә алына. [[Япония]]гә каршы сугышларда катнаша, яралана. [[Монголия]]нең Чойбалсан шәһәрендә башланган хәрби поход аның өчен [[Кытай]]дагы [[Сары диңгез]] буенда тәмамлана.
 
Хәрби хезмәттән кайткач, ул Тәтеш педагогия училищесын, [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]]ның тарих-филология факультетын, [[ССРБ]] Фәннәр академиясе Казан филиалында аспирантура тәмамлый. [[1960]]нчы елдан башлап, Вахит Хаковның фәнни-педагогик, методик эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле: ул татар теле кафедрасы ассистент, доцент, профессор, мөдир булып эшли [[1961]]нче елда "XX йөз башы әдәби теле тарихы"дигән темага кандитатлык, [[1971]]нче елда " Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше" дигән темага докторлык диссертаөиясе яклый.
 
[[1964]] елны Вахит Хөҗҗәтовичка доцент исеме бирелә. 1971 елда ул [[Алма-Ата]] шәһәрендә «Татар әдәби теленең һәм стильләрнең үсеш тарихы» дигән темага мең биткә якын күләмдәге докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән дәрәҗә ала. Ә 1973 елда аңа профессор дигән исем бирелә. Шул елларны татар теле кафедрасында җитәкчелек тә итә. Бүген шул кафедраның профессоры. Аның төп фәнни юнәлеше — төрки һәм татар әдәби телләре тарихы, әдәби телдә стиль категорияләренең үсеше, төрки-татар язма ядкарьләре теле. Шулай ук тел белеменең терминология, лексикология, фразеология, орфография, сөйләм мәдәнияте тармакларына, мәктәптә һәм югары уку йортларында язучылар телен өйрәнүгә зур игътибар бирә. 1993 елда басылып чыккан «Татар әдәби теле тарихы», 2003 елда гына дөнья күргән «Тел — тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла. Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше [[Болгар дәүләте]], [[Алтын Урда]] чорындагы дәүләтләр, [[Казан ханлыгы]]ндагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карала, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теленең нормалары һәм стильләре арасындагы мөнәсәбәт тикшерелә. «Тел — тарих көзгесе» китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы күренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнелә.
Юл номеры - 39:
 
==Фәнни эшчәнлеге==
 
 
==Чыганак==
*[[http://adiplar.narod.ru/hakov2.htm]]
*[[http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%A5%D0%B0%D0%BA%D0%BE%D0%B2_%D0%92%D0%B0%D1%85%D0%B8%D1%82_%D0%A5%D0%BE%D0%B7%D1%8F%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87]]
*[[http://old.kpfu.ru/podrobnee.php?id=7769]]
 
[[Төркем:Татар тел галимнәре]]
[[Төркем:Хезмәт батырлары]]