Кытай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 44:
|Искәрмәләр=
}}'''Кытай Халык Җөмһүрияте''' ([[кытайча|кыт.]] 中華人民共和國, [[гадиләштерелгән кытайча|гади. кыт.]] 中华人民共和国, [[пиньинь]] Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó, кыскача '''КХҖ''' яки '''Кытай''' – [[халык саны]] буенча [[дөнья]]да беренче [[урын]]да торучы [[Көнчыгыш Азия]]дә урнашкан [[дәүләт]]. [[Русия]] һәм [[Канада]]дан соң [[территория]] буенча өченче урында.
[[1949]]нчы елда Кытай Халык Җөмһүриятен [[игълан]] иткәннән соң дәүләт белән [[Кытай Коммунистик Партия]]сы [[идарә]] итә.
 
Кытай 14 [[ил]] белән чиктәш: [[Әфганстан]], [[Бутан (дәүләт)|Бутан]], [[Мьянма|Мьянма (Бирма)]], [[Һиндстан]], [[Казакстан]], [[Кыргызстан]], [[Лаос]], [[Монголия]], [[Непал]], [[Пакистан]] ([[бәхәс]]ле [[Кашмир]] [[регион]]ында), [[КХДҖ]], [[Русия]], [[Таҗикстан]] һәм [[Вьетнам]].
Юл номеры - 59:
Кытай тарихнасәсе буенча, якынча б.э.к. 2070 елда барлыкка килгән Ся династиясе булды, ләкин аның барлыгы күп кенә белгечләр тарафыннан шик астына куела.
 
Шаң династиясе — Кытай территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле [[XI гасыр (б. э. к.)|б.э.к. 11 гасырга]] таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә ''оракул сөяге язуы'' — хәзерге [[кытай язуы|кытай язуының]]ның элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – [[256 ел (б. э. к.)|б.э.к. 256]] елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ''ван''нары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. [[722 ел (б. э. к.)|722]]—[[481 ел (б. э. к.)|481]] еллар). «Сугышкан патшалыклар» ([[V гасыр (б. э. к.)|б.э.к. V гасыр]] — [[223 ел (б. э. к.)|б.э.к. 223 ел]]) дәверендә үз кыйрал, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте [[221 ел (б. э. к.)|б.э.к. 221 елда]] башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.
 
=== Империяле Кытай ===
Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен ''Кыйтайның беренче императоры'' дип игълан иткән. Ул күп {{comment|ислахлар|реформалар}} үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, [[һуннар|һуннардан]]дан саклану өчен төньяк чигендә [[Бөек Кытай дивары]] корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.
 
Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң [[206 ел (б. э. к.)|б.э.к 206 елда]] Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — ''[[Бөек ефәк юлы]]'' салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә [[Корея]], [[Вьетнам]], [[Монголия]] һәм [[Урта Азия]] кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында ({{Кытайча|漢族|汉族|hànzú|һәнзу}}) да чагылыш тапты.
 
Һән имперниясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә [[265 ел]]да яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар [[Җин империясе|Җин империясен]]н тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. Кыттай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә ([[317 ел|317]]—[[420 ел|420]]) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.
 
[[420 ел|420]]—[[581 ел|581]] елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Кытайның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе ([[960]]—[[1279 ел|1279]]) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.
Юл номеры - 72:
Төньяк һәм төньяк-көнбатышта Кытай территориясенең шактый өлешен ''Ляо'' киданьнар дәүләте, ''Ся'' тангытлар дәүләте басып алды. Соң империясе бу дәүләтләргә [[көмеш]] вә [[ефәк]] белән түләп торган.
 
13 гасырда Кытай әкренләп монголлар тарафыннан басып алынган. [[1271 ел|1271 елда]]да монголларның җитәкчесе Хубилай Юань династиясенә нигез салган. [[1386 ел|1386 елда]]да озак дәвам иткән көрәш нәтиҗәсендә Юань династиясе бәреп төшерелә һәм хакимияткә Миң династиясе килә.
 
16 гасырда Кытайда аурупалылар пәйда булганнар. 1557 елда [[Португалия]] Кытайның Аомынь территориясен {{Comment|иҗарәгә|арендага}} алынган.
Юл номеры - 79:
 
=== Яңа тарих ===
[[1937 ел]]да Япония [[Кытай]]ныңКытайның күпчелек территорияләренә керә һәм [[япон-кытай сугышы]]н башлый.
 
[[1937 ел]]ның [[8 август]]ны — Японнар [[Пекин]]ны басып ала.
Юл номеры - 452:
 
== Халык ==
Иң зур шәһәрләре – Чунцин, [[Шанхай]], Ченду, [[Харбин]], [[Тяньцзинь]], Шиндзяджуан, [[Ухань]], Циндао, [[Гуанджоу]].
 
Кытай – күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: [[хань]], [[монгол]], [[татар]], хуэй, тибет, [[уйгыр]], мяо, ийц, джуан, буитя, корея, маньджур, дунц, яотян һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы итеп санала.
 
Диннәрнең иң таралганнары – [[буддачылык]], даосистлык, [[ислам]], [[католиклык]]. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.
 
== Дәүләт корылышы ==
Кытай — хаык җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе [[1988 ел|1988 елның]]ның 4 декабрендә кабул ителгән; 1988, 1993, 1999 елларда аерым төзәтүләр кертелгән. Конституциягә күрә, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе (БХВМ) — дәүләт хакимиятенең иң югары органы. БХВМ дәүләт башлыгын — КХҖ рәисен һәм аның урынбасарларны сайлый. Канун чыгаручы хакимиятне БХВМ гамәлгә ашыра. БХВМ провинция, автоном район, үзәккә буйсынучы шәһәрләр һәм кораллы көчләр тарафыннан сайланган депутатлардан гыйбарәт. БХВМның даими эшләүче органы — Даими комитә. БХВМ вәкаләт мөддәте 5 ел. Башкарма хакимиятне Дәүләт шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра. Ул БХВМ һәм аның даими комитәсе алдында хисәп тота. Дәүләт шурасының вәкаләт мөддәте — 5 ел.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}