«Колшәриф» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта добавлено ,  6 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
'''Колшәриф''' — мәшһүр [[татар]] каһарманы, [[шагыйрь]], дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид.
 
Тарихи чыганакларда Колшәрифнең тәрбияле, укымышлы, затлы нәселдән булуы искәртелә. [[1546 ел]]да, әтисе Мансур үлгәч, [[Казан]] руханиларының җитәкчесе итеп сайлана. Бу — Казан мәмләкәтенең катлаулы, каршылыклы, һәлакәт алды еллары. Колшәриф илдә иминлекне торгызырга, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч, сәяси юл белән хәл итәргә омтыла. [[Рәсем:Firinat xalikov war.jpg|300px|left|thumb|КошәрифнеңКолшәрифнең укучыларә белән Казанны алучыларга каршы тору, [[Фиринат Халиков]] рәсеме.]]Әмма [[Явыз Иван]] хөкүмәте аның тәкъдимнәрен кире кага һәм [[Казан]]га каршы канкойгыч сугыш башлый. Башка чара калмагач, Колшәриф тә, бүтән ватандашлары белән берлектә, үз иленең, халкының бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелә. Колшәриф һәм аның янындагы башка татар укымышлыларының батырларча һәлак булуын бу күренешләрнең шаһиты кенәз А. Курбский да билгеләп китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә.
 
Кызганычка Колшәрифнең бик аз әсәрләре генә сакланып калган.