Галия Булатова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kamilbakir (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''БУЛАТОВА ГАЛИЯ ФАТЫЙХ КЫЗЫ''' Родилась 24 июня 1906 года в деревне Алькеево Алькеевского района. (…»
 
Kamilbakir (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Булатова_Галия_Фатыховна.jpg|300px|thumb|слева|<center>Галия Булатова<br>(1906-1985)</center>]]
'''БУЛАТОВА ГАЛИЯ ФАТЫЙХ КЫЗЫ'''
 
Строка 10 ⟶ 11 :
 
Аның рольләре: Миләүшә — «Кыю кызлар», Мөршидә — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Шәмсекамәр — «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), Айхан — «Мәйсәрә» (Хәмзә), Инга — «Профессор Мамлок» (Ф.Вольф), Грета — «Тормыш яңадан башлана» (В.Собко), Мәфтуха — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Глафира — «Бүреләр һәм сарыклар», Кручинина — «Гаепсездән гаеплеләр», Варвара — «Яшенле яңгыр» (А.Островский), Люба — «Соңгылар» (М.Горький), Регана — «Король Лир», Эмилия — «Отелло» (В.Шекспир), Миңлекамал — «Миңлекамал» (М.Әмир), Н.Исәнбәт пьесаларында — Гүзәл, Рәйхан, Зифа; Горелова — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев), Камәрия — «Бертуган Таһировлар» (Ф.Хөсни) һ.б.
 
Була́това Галия Фатих кызы (24.6.1906, Казан губернасы Әлки авылы - 13.9.1985, Казан), драма актрисасы.
 
Тәрҗемәи хәле
Татар театр техникумын беренче тәмамлаучылардан (1926). 1929 елдан Татар академия театрында. Берничә ел Казан, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында уйнап, үзен талантлы актриса итеп таныта. Уйнаган беренче рольләре белән үк Фәтхи («Җавап», Г. Кутуй, 1929), Рәүфә («Шлем», Г. Минский, 1930), Мәфтуха («Яшь йөрәкләр», Ф. Бурнаш, 1934), Зөләйха («Яшь гомер», Г. Коләхмәтов, 1936), Маһи, Миләүшә («Чаткылар», 1936; «Кыю кызлар», 1940, Т. Гыйззәт), Рита Устинович («Корыч ничек чыныкты», Н.А. Островский әсәре буенча, 1938), Шаманова («Таня», А.Н. Арбузов, 1940) татар сәхнәсенең күренекле осталары рәтенә чыга. Булатованың иҗат эшчәнлегендә сәнгать чараларының киң диапазонын, сүз байлыгын оста файдалану, эмоциональлек һәм югары пафосны чынбарлык, үзен табигый тотуы белән бәйләү сәләте ачык чагыла. Актриса башкарган Шәмсекамәр образы (М. Әблиевнең шул исем. әсәре, 1938) иң уңышлы рольләренең берсе санала. Бу образда Булатова, тыйнак һәм фидакарь хатынның байлар һәм дини фанатиклар рәхимсезлегенә каршы тора алуын күрсәтеп, кешенең җәмгыятьтәге роле темасын эчке киеренкелеге һәм поэтик көче белән ачып сала. Булатова башкарган Шәмсекамәр образы үзенең ачык, лирик нечкәлеге белән татар халкының иң моңлы җырларының берсе «Зиләйлүк»кә аваздаш. Актриса талантына җырдагыча моңлылык, эчке темперамент, фикер киеренкелеге һәм тышкы бизәкләр белән мавыкмау хас. Ул башкарган Инга («Профессор Мамлок», Ф. Вольф, 1935, 1941), Гаврилова («Диңгездәгеләр өчен», Б.А. Лавренёв, 1946), Зөһрә, Әминә («Мулланур Вахитов», 1948; «Муса Җәлил», 1957, Н. Исәнбәт), Грета Норман («Тормыш яңадан башлана», В.Н. Собко, 1954), Туйбикова («Ут», Ш. Камал, 1954), Нәсимә («Сәүбәновлар», К. Нәҗми, 1954) образлары шундыйлардан. Н. Исәнбәтнең «Зифа» пьесасы буенча куелган (1954) спектакльдәге баш героиняны - көчле ихтыярлы, максатчан, үз дәрәҗәсен яхшы белүче татар хатыны образын гәүдәләндерә, һәм шуның нәтиҗәсендә әлеге спектакль җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба. Заман чынбарлыгын чагылдырган бу образ өстендә актриса күп еллар дәвамында эшли, ул характерның яңа сыйфатларын ача, тамашачыга кеше күңеленең катып калган искелек богауларыннан арыну процессын күрсәтә. Рәйхан һәм Гүзәл (Н. Исәнбәтнең шул исем. пьесалары, 1948, 1954), Зөһрә («Таң атканда», Ш. Шаһгали, 1959), Камәрия («Бертуган Таһировлар», Ф. Хөсни, 1965) һәм бигрәк тә Миңлекамал (шул исем. пьеса, М. Әмир, 1944) образлары барыннан да элек гражданлык пафосы, татар милли драматургиясендә хатын-кызның яңа характерын тудыруы белән кызыклы. Булатованың рус һәм дөнья классиклары репертуары спектакльләрендәге бәхәссез уңышы итеп Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н. Островский, 1933) һәм Регана («Король Лир», У. Шекспир, 1944) образларын күрсәтергә мөмкин, алар шул заманның театр тормышында зур вакыйга булып танылалар.
Башка рольләре: Глафира, Варвара, Любовь («Бүреләр һәм сарыклар», «Яшенле яңгыр», «Кичеккән мәхәббәт», А.Н. Островский), Лидия Павловна, Люба («Варварлар», «Соңгылар», М. Горький), Лаура («Таш кунак», А.С. Пушкин), Эмилия («Отелло», У. Шекспир).
 
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы (1945, 1957). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
 
Әдәбият
Гобәйдуллина Ә. Галия Булатова. Казан, 1974; Народные артисты. Казань, 1980.
 
Автор(лар):
Д.Ә. Гыймранова
* Народная артистка Татарской АССР (1945)
* Заслуженная артистка РСФСР (1950)
Строка 16 ⟶ 32 :
* «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
* «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
* [http://tatarile.org/maglumat/%D1%88%D3%99%D1%85%D0%B5%D1%81/%D0%B1%D1%83%D0%BB%D0%B0%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%B0-%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D1%8F-%D1%84%D0%B0%D1%82%D0%B8%D1%85-%D0%BA%D1%8B%D0%B7%D1%8B Рәсем]