Һоң Коң: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 60:
|сайт теле 2 =
}}
'''Һоң Коң''' яки '''Һоңкоң, Һонг Коң, Гонконг''' <ref>[http://www.azatliq.org/search/?k=%D2%BA%D0%BE%D0%BD%D0%BA%D0%BE%D0%BD%D0%B3#article Азатлык радиосы сәхифәсе: Дөньяның мөһим калалары Көнчыгышка күчә ]</ref> (кытайча ''香港特別行政區'', - '''хуш ис таратучы гавань''')— [[Коулуң (ярымутрау)|Коулуң ярымутравында]] урнашкан, көнбатыштан, көньяктан һәм көнчыгыштан [[Көньяк Кытай диңгезе]] белән юылган [[Кытай]]ның махсус административ районы.

Көньякта Һоң Коң [[Гуаңдуң]] провинциясе эченә кергән [[Шеньҗень]] махсус икътисади зонасы белән чиктәш. Гонконг өч өлешкә бүленә: Һоң Коң утравы, [[Коулуң]] һәм [[Яңа Территорияләр]] утраулары. Һоң Коң үзе [[Җудзян]] елгасының бассейнына керә һәм аның сул ягында урнаша.
 
Һоң Коң атамамы - хуш ис таратучы гавань дигән сүз.
 
[[1842 ел]]да Һоң Коң [[Бөекбритания]] тарафыннан яулап алына һәм аның җитәкчелегендә [[1997 ел]]га кадәр тора. Бу вакытта [[Кытай]] әлеге җирләр өстеннән суверенитет ала. Үзара төзелгән кытай-британ декларациясе һәм Һоң Коңның Төп кануны нигезендә, территориягә җәелгән [[автономия]] [[2047 ел]]га кадәр бирелә, бу суверенитет бирелгәннән соң 50 ел дигән сүз. Мондагы карар нигезендә КХРда «бер ил — ике система» яңа юнәлеш барлыкка килә. Һоң Коңка бирелгән автономия нигезендә ул хөкүмәтне, [[полиция]]не, [[акча системасы]]н, [[ясак]] түләү системасын һәм башка суверен илгә хас функцияләрне башкара. Ә [[Кытай]] бары тик бу территорияләрнең иминлеген генә саклый.